Хатын-кыз әни булырга әзерләнгәндә, еш кына медицина өлкәсендә генә түгел, социаль, юридик, психологик характердагы төрле сорауларга юлыга. Бу сорауларны хәл итү өчен аңа белгечләр ярдәме кирәк. Бу максатларны күз алдында тотып, Чистай РҮХнең хатын-кызлар консультациясендә йөкле хатыннарга медик-социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү кабинеты эшли башлады.
Белешмә: Медик-социаль һәм хокукый ярдәм кабинетына йөклелекне планлаштырган хатын-кызлар мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук физик һәм рухи сәламәтлек өчен куркыныч янаган яки психофизик көч куллануга дучар булган булачак әниләр өчен дә ишекләр ачык. Консультация телефон аша һәм аноним рәвештә үткәрелергә мөмкин. Белгечләрнең эш графигын регистратурада 5-09-35 номеры буенча белешергә кирәк.
Чыганак: "Чистай-информ".