Татарстанда күчмә сырхауханәләр янә эшли башлады

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстан авыл кешеләрнең сәламәтлеген планлы тикшерүләрен яңартты. Республиканың әйдәүче ике клиникасының күчмә комплекслары медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның ике районына килде инде.

Шулай итеп, Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе белгечләре Яшел Үзән районының Төньяк Норлат торак пункты авыл халкын кабул итә башлады. Республика клиник хастаханәсе табиблары Спас районында консультацияләр үткәрәләр.

Һәр шундый автоклиникада кардиолог, невролог, уролог, кан тамырлары хирургы, акушер-гинеколог һәм офтальмолог кабинеты урнашкан. Лаборатория тикшеренүләре кабинеты да каралган. Авыл җирлегенә шулай ук УЗИ-диагностика мобиль аппаратын да алып киләләр.

Исегезгә төшерәбез, авыл халкының сәламәтлеген тикшерү өчен күчмә медицина комплекслары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча сатып алынган. Узган ел Президент Тәтеш районына эш сәфәре кылганда дүрт күчмә сырхауханәнең беренчесенең эшен тикшергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International