БРКХ табиблары тормыш өчен куркыныч тудыручы балтыр аневризмасы белән баланы коткарды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Яр Чаллыдан 16 яшьлек яшүсмер егылып, балтырына пыяла кадалу нәтиҗәсендә пульсацияле шеш барлыкка килүгә зарланып яшәү урыны буенча табибларга мөрәҗәгать иткән.

Яра тирән һәм кан тамыры эләктерелгән иде. Бала тәҗрибәле кан тамырлары хирургының ярдәменә мохтаҗ иде. БРКХ базасында үткәрелгән тикшерүләрдә аерым урында кан тамыры киңәюе - аневризм диагнозы куела. Операция ясау кирәк иде. Тик пациент 1,5 айга табиблар күзәтүеннән югала. Яшүсмер әйтелгән вакытка килми.

1,5 айдан соң пациент клиниканың кабул итү бүлегенә килә. Бу вакытка аның шеше зурайган, өзелеп, кан китеп, гомере куркыныч астында була. Консилиумда БРКХ кардиохирургия һәм рентгенохирургия бүлеге табиблары кичекмәстән операция турында карар кабул итә, исәп минутларга бара.

“Процесс катлаулы булды, без берьюлы ике операция ясарга булдык”, – дип шәрехли табиб-кан тамырлары хирургы Дмитрий Осипов. – “Беренче этап итеп эндоваскуляр операция ярдәмендә кан тамырын ябарга кирәк иде, чөнки ачык оператив тыкшынуда кан агу куркынычы зур иде. Кирәкле кан тамырын билгеләп, микрокатетер урнаштырдык һәм аны махсус спиральләр белән яптык”, – дип шәрехли рентгенэндоваскуляр хирургия бүлеге мөдире Айдар Хәмидуллин.

Киләсе этап - кан тамырлары хирургы ачык операция үткәрде.

“Балага тернәкләндерү курсы узарга туры киләчәк әле. Балага берничә бүлек табибларының бердәм ашыгыч ярдәме күрсәтелмәгән булса, барысы да аяныч тәмамланырга мөмкин иде”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Владиславович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International