Бүген сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш хирургы, Түбән Кама РҮКПХнең 1нче хирургия бүлеге мөдире Мортазали Рамазанов үзенең 61-нче туган көнен билгеләп үтә.
Балачакта Мортазали Мөслим улы табиб булырга хыяллана. Ул Төрекмәнстанда мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина институтына дәвалау факультетына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң Мортазали Мөслим улы Брежневка (хәзер Яр Чаллы) килергә тиеш була. Тик үпкәләрнең ялкынсынуы белән авырып, бер айдан соң гына килгән. Сәламәтлек саклау министрлыгында Брежневта табиб урыннар юк, ә Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә дүрт ординатор-хирург урыннары буш, дигәннәр. Шулай итеп Мортазали Мөслим улы 1984 елда Түбән Камага килгән һәм менә 36 ел инде ул операция ясый, түбәнкамалыларның гомерен саклап кала.
Рекорд турында
«Минем иң озын операция 12 сәгать дәвам итте. Ул чакта мин яшь идем һәм арыганлык тоймадым. Тик бу бит бер операция. Элек аппендицитлы, эчәкләрнең үткәрүчәнлеге бозылу белән пациентлар күп иде, һәм бөтен кешегә дә операция ясамыйча, ә ул – 8-9 кеше, операция бүлмәсеннән чыкмыйсың, ә бу инде 10-15 сәгать аяк өстендә. Хәзер мондый операцияләр азайды – кешеләр дөрес яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Ләкин юан эчәк яман шеше һәм үт куыгының ялкынсынуы арткан, бу рафинацияләнгән ризык, туклану рационының һәм режимының үзгәрүе нәтиҗәсендә күзәтелә".
Могҗиза турында
"Панкреонекрозлы бер авыр пациент булды-ашказаны асты бизе бөтенләй черегән, без аны берничә тапкыр операцияләдек. Барлык күрсәткечләр буенча егет бу дөньядан китәргә тиеш була. Чираттагы операция вакытында йөрәк эшчәнлеге туктый. Реаниматологлар белән бергә 120 минут йөрәк массажын ясадык. Һәм ул исән кала. 3 айдан соң автобуста миңа бер егет дәшә: «сез мине хәтерлисезме?». Мин әйтәм: «юк». Ул үзен кем икәнен әйтә, 120 минут йөрәк массажы ясалган очракны искә төшерә, бер атнадан өйләнергә җыенуы турында хәбәр итә», - ди. Һәм кем миңа 120 минут йөрәкне эшләтеп җибәрү өчен кирәкми дияр? Бу могҗиза түгел, дип кем әйтер?».