Апрельдән башлап ял көннәрне, бәйрәмнәрне белмичә эшләүче коллегаларының фидакарь хезмәте, коронавирус, медицина нәрсәгә өйрәтүе турында ТКҮРКХнең терапия бүлеге мөдире Светлана Особливая сөйләде. Күптән түгел табиб «Фидакарьлек өчен» медале белән бүләкләнде.
Госпиталь турында
Терапия бүлеге беренчеләрдән булып коронавирус йогышлы пациентлар белән очрашты - алар өчен апрель азагында хәзерге госпитальнең тулы бер каты бүлеп бирелде. Ис сизмәү, тәм тоймау, үпкәләре зарарланган һәм югары температура белән пациентларны китерделәр.
«Мондый пневмония гадәти бактериаль пневмония кебек түгел иде, - дип сөйләде Светлана Борисовна.
- Ул чакта табиблар COVID-19ны башка авырулардан аерырга, диагноз куярга гына өйрәнеп кенә килә иде. Без Казаннан пульмонологлар белән элемтәгә кереп, бу авыру турында өйрәнә идек, һәм коронавируска уңай анализ булган пациентларны Чаллы госпиталенә җибәрдек. Ә авырулар саны арта башлагач, бүлек шартларында эшли алмавыбызны аңлап, госпиталь җәелдерелде. Беренче булып анда безнең яшь табибларыбыз, шәфкать туташлары һәм санитар кызларыбыз китте».
Светлана Борисовна да госпитальгә барырга теләде, ләкин терапия бүлегенә дә мөрәҗәгать итүчеләр күп булу сәбәпле, ул һәм тагын бер доктор белән биредә эшләргә калды.
Коронавирус турында
"Коронавирус, социаль статусына карамастан, бөтен кешене зарарлавы белән шаккаттырды, -ди белгеч. - Туганнары, өлкәннәр белән аралашучы, социаль элемтәдә булган кешеләр үзләре авырып, тирә-юньдәгеләрне дә зарарлады. Ир-атлар хатын-кызларга караганда ешрак авырый. Хроник авыруларсыз, эчмәүче, тәмәке тартмаучы, спорт белән шөгыльләнүче яшьләр кинәт авырып китә. СОVID авыр нәтиҗәләре белән дә шаккатырды: пациентларның тернәкләнү чоры бик озак, зәгыйфьлек, депрессив халәт белән үрелеп бара, кайбер пациентларда үпкә фиброзы башлана. Бу чирне безгә әле озак өйрәнергә туры киләчәк".
Иң мөһиме
Светлана Борисовна медицинага мәктәпне тәмамлаганнан соң 18 яшендә килә. Башта ул терапиядә санитарка, аннары медицина институтында укыган вакытта шәфкать туташы, аннары табиб булып эшләгән. Бүлекне табиб тугыз ел җитәкли.
«Табибка соң мөрәҗәгать итүче, үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнүче һәм авыру үзе узар дип уйлаучы пациентлар авыруны авыр кичерә һәм озак дәвалана. Хәзер, медицина ярдәме күрсәтү стандартларын керткәннән соң, инструменталь тикшеренүләргә һәм анализларга күп игътибар бирелә, табибның пациент белән аралашуы кимеде, димәк, пациентның шәхеси үзенчәлекләре, авыруның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алынмый, диярлек. Мин һәрвакыт әйтәм: табиб пациентка диагноз куя һәм дәвалый, компьютер түгел».