Шушы көннәрдә Татарстан РКХдә Россиянең башка төбәктән килгән пациентны чыгарганнар. Пациент 2нче хирургия бүлегендә катлаулы операцияне кичергән.
2013 елда Еленада бөердә яман шешен тапканнар, операция ясаганнар, дәвалаганнар һәм авыру вакытлыча җиңеләйгән. Җиде елдан соң авыру метастазлар һәм яңа шеш белән әйләнеп кайта. Туган ягында хатын-кызга ярдәм күрсәтә алмаганнар, аңа Мәскәүдә күппрофильле клиниканы эзләргә киңәш итәләр.
Еленаның кызы Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итә,чөнки 2013 елда аңа нәкъ менә биредә операция ясаганнар.
2нче хирургия бүлеге табиблары шунда ук җавап бирә һәм хатын-кызны алар янына китерергә тәкъдим итәләр.
РКХдә табиблар хатын-кызның сул бөере эшләмәвен, ә уң яктагысын янә мәкерле авырудан коткарырга кирәген ачыклый.
Шулай итеп, Еленада бавырында 4 метастаз, үпкәдә 1 метастаз, эчәклек һәм бөер шешләре булуы ачыклана.
РКХ хирургия хезмәте шефы, баш табибның беренче урынбасары Миңнуллин Марсель Мансур улы, 2нче хирургия бүлеге мөдире Александр Александрович Киршин һәм 2нче торокаль бүлеге мөдире Евгений Валерьевич Тришин башта сул бөерне, аннары шешле уң бөернең бер өлешен, бавырдан метастазлар, эчәклекнең бер өлешен алалар, ә аннары лапароскопия ысулу белән өч тишем ясап үпкәдән метастазны алалар.
Елена операция өстәлендә - өч сәгать үткәрә, реанимациядә бер тәүлек була. Дренаж белән аны палатага күчәрәләр.
Күптән түгел Еленаны өйгә чыгардырдылар. Алда аны туган ягында онкодиспансерда химиотерапия узу көтә.