Чистайда 95 яшьлек хатын-кыз коронавирустан дәваланып чыккан

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

6 сентябрьдә Чистай РҮХнең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән коронавирус инфекциясе аркасында көчәйгән ике яклы пневмониядән терелгән 95 яшьлек хатын-кызны өенә чыгарганнар.

Пациент госпитальгә 26 август көнне үпкәләрнең 30 процент зарарлануы белән кергән. Госпитальнең медицина хезмәткәрләре тырышлыгы белән пациент дәваланган.

Чистай РҮХнең барлык хезмәткәрләре исеменнән якташыбызга сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International