Әлмәттән бер ханым Воронеж янында һәлакәткә эләккән соң, санавиация Республика клиник хастаханәсенә китергән.
Һәлакәт Воронеж өлкәсендә 9 сентябрьдә трассада булган - машина йөртүче идарәне югалтып, автомобиль кюветка очкан.
«Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы РКХ белән бергә пациентны Борисоглебск хастаханәсеннән РКХнә илтү турында карар кабул итә. Бригада иртәнге 7дә очып китә. Вертолетка ягулык Саранскида һәм Тамбовта салынды. Гомумән алганда, дүрт сәгать кайттык. Пациент тотрыклы, аңында булды. Алган имгәнүләр һәм җәрәхәтләр пациент хәленә зыян китермәсен өчен,аның гәүдәсен беркетеп куярга кирәк иде», — дип аңлатты РКХнең санавиация җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтҗанов.
Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, өчесе җиңел җәрәхәтләр белән котылган.
«Рульдә әни иде. Идарәне югалтып, машина кюветка оча. Машинада 4 яшьлек улым да булган иде. Ул зыян күрмәде. Машинада булган һәркем өйдә, Әлмәттә. Барысы да исән-сау», - диде зыян күрүче Камилла Казанга килгән вакытта.
Бу - Татарстан санитар авиациясенең ерак арага беренче очышы.