Татарстанда 92 яшьлек хатын-кыз коронавирустан прививка ясатты

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәренең 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә 92 яшьлек Зинаида Бодрягина вакцинация узды, аңа «Спутник V» препараты ясалды.

Медицинада 43 ел эшләгән олы яшьтәге Зинаида Бодрягина прививка ясату карарын мөстәкыйль кабул итүе турында сөйләде. Узган елда ул Казанның баш санитар табибы урынбасары вазифасын башкарган.

Спутник V препараты белән вакцинацияне 1700дән артык татарстанлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International