Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында оештырылды.

Утырышта катнашучылар 2020 елда сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.

 2020 елда барлык илләрнең сәламәтлек саклау системалары экстремаль шартларда эшләде. Татарстан Республикасында медицина ярдәме күрсәтү системасы тулысынча үзгәртелде. Пандемия вакытында Covid-19 авыручыларга стационар ярдәм күрсәтүдә катнашучы дәүләт оешмалары саны һәм стационар ятаклар саны ике тапкыр арткан.

Хәзерге вакытта коронавируска тест 21 лабораториядә, шул исәптән 6 шәхси лабораториядә үткәрелә. Узган чорда 1,5 млн тикшеренү үткәрелгән. Республика бюджеты акчалары хисабына лабораторияләр өстәмә рәвештә экспресс-диагностика үткәрү өчен мини-лабораторияләр белән җиһазландырылган.

Федераль һәм республика бюджетларыннан госпитальләрне җиһазлауга 2,7 млрд. сум бүлеп бирелгән: КТ, ИВЛ аппаратлары, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре, шәхси саклану чаралары. Covid-19 белән авыручы пациентларга ярдәм күрсәтү өчен 17 мең 552 медицина хезмәткәре һәм 936 ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче җәлеп ителгән. Хисап чорында стимуллаштыручы түләүләр 4 млрд. сум күләмендә башкарылган.

Федераль һәм республика бюджетларыннан госпитальләрне, ИВЛ аппаратларын, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен шәхси саклану чараларына кадәр җиһазлауга 2,7 млрд. сум бүлеп бирелгән.

COVID-19 белән пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 17 552 медицина хезмәткәре һәм 936 ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе җәлеп ителде. Госпитальләрнең штат расписаниесен комплектлау республиканың башка медицина оешмаларыннан медицина хезмәткәрләрен яңадан бүлү (командировкалау) хисабына башкарылды. Хисап чорында медицина хезмәткәрләренә, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә стимуллаштыручы түләүләр 4 млрд. сум күләмендә башкарылган.

Республикада РКХнең ситуацион үзәге базасында виртуаль клиник-эксперт үзәген булдыру яңа коронавирус йогышына каршы көрәштә мөһим карар булды. Пандемия чорында белгечләр республиканың барлык районнарында 2 228 авыр пациентка консультацияләр бирде.

Республикада рекордлы кыска вакыт эчендә (100 көн) Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа стационар корпусы төзелде, шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм Әлки районында йогышлы авырулар бүлекләре төзелде һәм ремонтланды.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә төп чара дип министр көчәя барган һәм массакүләм дәрәҗәдәге вакцинацияне атады. Бүген республиканың 68 медицина оешмасында прививка ясарга мөмкин.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсен үтәү кысаларында Татарстан Республикасында 122 бердәм телефон номеры эшли башлады. Контакт-үзәк эшенә республиканың медицина оешмалары тулысынча җәлеп ителгән, алар реаль вакыт режимында мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат алалар. Бу сырхауханәләр регистратурасына һәм Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә консультацияләр буенча профильсез йөкләнешне төшерергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта ашыгыч хезмәтләр контакт-үзәкләренең гомуми телефон челтәренә тоташтыру буенча эшләр алып барыла.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә төп чара - массакүләм дәрәҗәдәге вакцинация. Бүген республиканың 68 медицина оешмасында прививка ясарга мөмкин. Аерым алганда Яр Чаллы (2), Түбән Кама (1), Әлмәт (1), Казан (13) сырхауханәләрендә һәм үзәк район хастаханәләрендә вакцинацияләнергә була.

2020 ел сәламәтлек саклау системасы планнарына мөһим үтөзәтмәләр кертте. Кадрларны йогышлы хезмәт ягына мобилизацияләү республикадагы демографик вәзгыятькә йогынты ясамыйча калмады. Нәтиҗәдә, туучылар саны (2019 ел – 11,0, 2020 – 10,6%) кимегән, фаразланган гомер озынлыгы (2019 ел – 74,03, 2020 ел – 72,6%) кыскарган.

Халыкның үлем санын киметү юнәлешендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгечләре белән килештерелгән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган Комплекслы план кабул ителде.

«Сәламәтлек саклау»милли проектын тормышка ашыруның тагын бер елы тәмамланды. Проектның барлык җиде юнәлешен дә тормышка ашыру уңышлы узды.

Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү алдынгы төбәк проекты булып кала бирә. Августтан башлап мобиль комплекслар эше дәвам итте: 99 торак пунктта табиблар республиканың ерактагы 26 мең 865 кешесен тикшерде. 1 мең 324 кеше госпитализацияләнгән. Санитар авиация татарстанлыларның гомерен саклауга зур өлеш кертте. Бер ел эчендә «Ансат» вертолетында 193 очыш (план – 125 очыш) башкарылган, 189 пациент эвакуацияләнгән.

Агымдагы елда барлык профилактик юнәлешләрне – профилактик медицина тикшерүләрен, диспансер күзәтүен, диспансерлаштыруны дәвам ителәчәк.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш чаралары кысаларында, былтыр йөрәк өянәкләре, кардиохирургия операцияләре кичергәннәрне дарулар белән тәэмин итү буенча яңа программа гамәлгә ашырылды. 2020 елда кан әйләнеше системасы авырулары белән диспансер учетында торган пациентларның 89 проценты ташламалы дару препаратлары белән тәэмин ителгән.

Онкоавыруларга каршы көрәш буенча төбәк программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырыла.  23 гыйнварда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда радиология корпусы булган яңа онкология диспансеры ачты.

Балалар сәламәтлеген үстерү буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикада 13 муниципаль берәмлектә 30 балалар поликлиникасы һәм сырхауханә бүлекләре, шулай ук БРКХ яңа медицина җиһазлары алды.

2020 елда медицина хезмәткәрләренең гомуми саны 324 белгечкә артты, шулардан 204 табиб һәм 120 урта медицина хезмәткәре.

2021 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагы тагын бер федераль проектны – өч елга исәпләнгән беренчел звеноны модернизацияләү программасын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Программа кысаларында яңа объектлар төзү дә, аларны медицина җиһазлары, автотранспорт белән тәэмин итү дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International