Гыйнвар азагында яшүсмер ата-аналарына чигә турысында пульсацияле авыртуларга, хәлсезлеккә һәм уң аягының йомшарып китүенә, тел оеуына зарлана. КФУның медик-санитар бүлеге белгечләре МРТ үткәргәндә баш түбәсе өлешендә баш мие гематомасы билгеләрен таба. Балалар Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге табиблары белән консультациядән соң пациентны республика клиникасына күчерү һәм госпитализацияләү турында карар кабул ителә.
Этаплы дәвалаудан соң табиб-нейрохирурглар дәвалауның алдагы тактикасын хәл итү өчен м.ф. д., Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең рентгенохирургия бүлеге мөдире Михаил Володюхин һәм рентгенохирургия бүлеге мөдире Айдар Хәмидуллин белән консультация үткәрә. Консилиум барышында белгечләр тарафыннан артериовеноз мальформацияне (АВМ) эмболизацияләү мөмкин булган церебраль ангиографияне үткәрү турында карар кабул ителә.
- Пациентка баш миенә туры, ян һәм кыек проекцияләрдә ангиограммалар сериясе ясала. Бу диагностика процедурасы дәвалауның алдагы тактикасын билгеләү өчен кирәк иде. Бүгенге көндә әлеге стадиядә АВМ эмболизация нәтиҗәле түгел һәм куркыныч. Гематома таралып беткәнче һәм АВМ зурлыгы билгеле булганчы, 2-3 ай көтәргә кирәк, - дип билгеләп үтте мөдир Айдар Хәмидуллин.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге диагностик процедураны үтәгәндә м.ф. д., РКДҮнең рентгенохирургия бүлеге мөдире Михаил Володюхин белән берлектә уздырылды.
Хәзерге вакытта яшүсмер өйгә җибәрелгән. Алга таба аны яшәү урыны буенча табиб-невролог күзәтеп торачак. Шулай ук пациентка физик йөкләнешне катгый чикләү күрсәтелгән.