Казанда БРКХ базасында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге ачылды

2021 елның 18 июне, җомга

Бүген "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм БРКХ җитәкчелеге катнашты.

Балалар онкоүзәген төзү 2020 елның гыйнварында башланган иде. Ул 100 койка урынга исәпләнгән, 6 катта һәм цоколь катында ( ике онкология бүлегенең 25шәр койкасы, 20 койкасы – гематология һәм иммунология бүлеге; 7 койка – сөяк миен һәм төп күзәнәкләрне трансплантацияләү процедурасын уздыру урыны; 7 реанимация койкалары; 16 койка – көндезге стационар; лаборатор комплекс (клиник, биохимия, иммунология лабораторияләре, гемостаз лабораториясе, цитогенетик, молекуляр-генетик лабораторияләр); кан салу бүлеге, нур диагностикасы бүлеге (рентгенология, РКТ, МРТ).

Төзелешкә 2 млрд. 204,5 млн. сум бүлеп бирелгән булган, шуларның 1 млрд.184 млн. сумы – федераль бюджет акчалары, 1 млрд. сумы - Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.

Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге базасында Татарстан өчен яңа технологияләр һәм юнәлешләр кертеләчәк. Югары технологияле дәвалау алымнары арасында сөяк миен һәм гемопоэтик төп күзәнәкләрне трансплантацияләү процедурасын үткәрү планлаштырылган.

Татарстанда үзәк барлыкка килү иң иртә стадияләрдә яман шешләрне нәтиҗәле ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Онкологик авырулары булган балаларны заманча дәвалау, реабилитацияләү һәм диспансер күзәтүе үткәреләчәк, ягъни клиник процессның тулы циклы төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International