Льготалар яки акча: Татарстан льготниклары 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын сайларга тиеш

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготниклар әлеге хезмәтләрнең вариантын сайлый ала: натураль рәвештә яки акчалата эквивалентта.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт күрсәтү исемлегенә дарулар белән тәэмин итү, санаторийларга юллама алу, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү керә.

Акчалата сайлаган очракта, аена 1 211 сум 66 тиен исәпләнәчәк. Әлеге хезмәт җыелмасының акчалата эквиваленты ел саен индексацияләнә.

2021 елның 1 февраленнән:

– кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү - 933 сум 25 тиен;
- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына путевка бирү алу -144 сум 37 тиен;
- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү – 134 сум 04 тиен.

Акча файдасына сайлаганчы, ташламалы дарулар кирәк булган очракта, аларны мөстәкыйль түләргә кирәк булачакны аңларга кирәк. Хезмәтләрне натураль рәвештә сайлап алган очракта, медикаментлар, шул исәптән кыйммәтлеләр дә, бушлай биреләчәк.

Федераль ташламаларга ия булучылар арасында инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, блокадниклар һ. б. бар.
Хезмәт күрсәтү формасын 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк. Республика Пенсия Фондына гаризаны карарын үзгәртүчеләргә генә бирергә кирәк. Закон гражданнарга социаль хезмәтләр җыелмасын бирү ысулын сайлау хокукын бирә. РПФ органнарына баш тарту турында тиешле гариза биреп, акчалата эквивалентын бөтен җыелма урынына да, аның бер өлеше урынына да сайларга мөмкин. Әлеге гариза 2022 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Әгәр льготник социаль хезмәтләр җыелмасын алу ысулын үзгәртергә теләми икән, РПФка мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International