ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Медицина ярдәменең сыйфаты белән халыкның канәгать булуын арттыру Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм һәр медучреждение алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе булып тора дип белдерде журналистлар белән очрашуда Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина. Әлмәт горздравының башлыгы басым ясап әйткәнчә, районда актив рәвештә күзәтү алып барыла. «Бүген безнең уртак тырышлыгыбыз гражданинның һәм пациентның уңайлыкларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Иң мөһиме – аның теләген аңларга һәм моңа әзер булырга», – дип әйтте Вера Головина.

Бүген Иннополиста ICO Summit Kazan ачылды, анда төрле илләрдән килгән экспертлар эшмәкәрлектә, медицинада һәм хакимият органнары эшендә төрле блокчейн-технологияләр, ICO һәм криптовалюталар куллану турында фикер алышачаклар.

Мурманск өлкәсенең делегациясе Казан шәһ. «21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнә килеп китте. Кунаклар өчен шәһәрдә иң зур сырхауханәнең яңа бинасы буенча экскурсияне медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова һәм бюджеттан тыш эшчәнлек буенча баш табиб урынбасары Айдар Искәндәров үткәрделәр.

11 апрельдә 10.00дә Кабан күле янында бөтен теләүче кешеләр өчен сәламәтләндерү һәм скандинавия йөреше буенча түләүсез дәресләр узачаклар. Мастер-класс башланыр алдыннан килгәннәргә пульсны, кан басымын үлчиләр, ЭКГ эшлиләр. Мәктәп программасында –  Кабан күле буенча ДФК  инструкторы белән 3 км сузылган сәламәтләндерү йөреше. Шуннан соң табиб йөкләнешкә кадәр һәм аннан соң булган йөрәк-кан тамырлары системасы эшенең күрсәткечләрен тикшерәчәк.

Бөтенроссия «Россия доброволецы» конкурсына гаризалар кабул итү үткәрелә. Бөтенроссия «Россия доброволецы» конкурсы – Россиядә волонтерлык үсеше өлкәсендә иң яхшы ирекле (волонтерлы) практикларны, иреклеләр (волонтерлар) эшчәнлеген оештыруның инновацион формаларын ачыклауга, таратуга һәм аңа булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төп вакыйгаларның берсе.

2018 елның 11 апрелендә  15.00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта, «Мәскәү» СКҮ территориясендә (Академик Королев ур., 47) Бөтендөнья Паркинсон авыруы белән көрәш көненә багышланган акция узачак. Акция кысаларында Паркинсон авыруы вакытында дәвалау нәтиҗәлегенә ия булучы бию-терапия һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класс узачак. Килгәннәргә реабилитацияләүнең хәзерге заман алымнары турында сөйләячәкләр. Акциядә катнашучылар үз чиратында медикларга сораулар бирә алачаклар.

Казанда  халыкара катнашуы белән, Александр Филипп улы Самойловка багышланган II Бөтенроссия фәнни-гамәли «Йөрәкнең фундаменталь һәм клиник электрофизиологиясе. Аритмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узды. 1867 елның 7 апрелендә –И.П.Павлов һәм И.М.Сеченов укучысының, В.Эйнтховен көрәштәшенең һәм дустының, бөек рус физиологның туган көне. Аның исеме йөрәк электрофизиологиясе дөнья тарихына алтын хәрефләр белән кертеп язылган.

Университет җитәкчелеге бөтен медицина университетында кабул итү һәм укыту кагыйдәләре белән бәйле, мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук абитуриентлар югары уку йорты факультетларының деканнары белән таныша алачаклар. Кунаклар  КДМУның Тарих музеена, фәнни китапханәгә, Практик  осталыклар үзәгенә, стоматология сырхауханәсенә һәм башка күп урыннарга килеп китә алачаклар.

Бу дата уңаеннан клиника стеналарында музыка һәм бию номерлары, бүләкләр һәм чәй өстәле белән чын бәйрәм җәелде. Пациентлар һәм клиника хезмәткәрләре алдында мәктәп укучылары, хореография коллективлары, артистлар чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International