ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Дубайда (БГӘ) VIII Ел саен була торган инвестицион форум (Annual Investment Meeting (AIM) 2017) узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнаштылар.


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

В. П. Крупин исемендәге «Медицина университетының клиникасы» ДАССУнең хирургия клиникасы табиблары очаның эндометриозы белән ректовагиналь бүлгесенең, туры эчәкнең, корсак артындагы бушлыкның, аналык бизләренең һәм оча карындыгының  зарарланулары белән пациенткага бик катлаулы операцияне үткәрделәр.

2018 елның 11 апрелендә  15.00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта, «Мәскәү» СКҮ территориясендә (Академик Королев ур., 47) Бөтендөнья Паркинсон авыруы белән көрәш көненә багышланган акция узачак. Акция кысаларында Паркинсон авыруы вакытында дәвалау нәтиҗәлегенә ия булучы бию-терапия һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класс узачак. Килгәннәргә реабилитацияләүнең хәзерге заман алымнары турында сөйләячәкләр. Акциядә катнашучылар үз чиратында медикларга сораулар бирә алачаклар.

Чистай районында Бөтендөнья Сәламәтлек көненә туры китерелгән профилактик акция узды. Шулай итеп, җирле Сәламәтлек үзәгендә халыкны скрининглы тикшерү узды. Барлык теләүчеләр артериаль кан басымын үлчи, гәүдәнең масса индексын белә, күрү сәләтен тикшерә һәм медиклар киңәшләрен ала алдылар. Районның яшь халкы өчен һөнәри инструктор җитәкчелегендә махсус дәвалау гимнастикасы узды. Балалар гәүдәне ныгытуга һәм мускулларның бөтен төркемнәрен үстерүгә булышучы күнегүләрне бик теләп башкардылар. Сәламәтләндерү гимнастикасына медицина хезмәткәрләре үзләре дә кушылдылар. Алга таба балалар күрү сәләтен ныгыту өчен булган гимнастикада катнаштылар. Ахырда балаларга брошюралар тараттылар, алар ярдәмендә күзләр өчен гимнастиканы мөстәкыйль эшләп булачак.

Әлмәттә «Онкология практикасында хәзерге заман стратегияләре» фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлмәт Агломерациясе: мәгариф яман шешкә каршы. Анда Россиядән һәм Татарстаннан онкология өлкәсендәге белгечләр катнаштылар.

Түбән Кама фитнес-үзәкләренең берсендә Бөтенөнья   сәламәтлек көненә туры китерелгән «Сәламәтлек бөтен кеше өчен» акциясе узды. Күнегүгә килгән бөтен килүчеләр артериаль кан басымнарын үлчәрг ә һәм ЭКГ уза алдылар. Алты яшь кешедә электрокардиограммада аз гына үзгәрешләр ачыкланды, аларга табиб үзләренең йөрәк эшен контрольдә тотарга киңәш итте, тәртипле рәвештә артериаль кан басымын үлчәргә, аеруча 40 яшьтән соң. Тишеренүчеләрнең күбесендә күрсәткечләр нормада булды. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең кардиологы Зөлфирә Бигашева бөтен кешеләргә сәламәтлекне саклау буенча тәкъдимнәр бирде.

2018 елның 12–13 апрелендә AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә  нур терапиясенең бүгенге көндә иң көнүзәк методикаларын –  радиохирургияне өйрәнүгә багышланган симпозиум узачак. Быел симпозиумның темасы «Баш миенең функциональ авыруларын, күзнең патологияләрен, үпкәнең һәм сөт бизенең яман шешен дәвалауда стереотаксик радиохирургия һәм радиотерапия. Балалар радиохирургиясе» булачак.

2018 елның 2 апреленнән башлап 8 апреленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8513 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1045 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6806– төрле авыруларга туры килде, аларның 208 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 60 инфаркт.  Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 912 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 342 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 10 тапкыр чыктылар.  Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 86 тапкыр чыктылар.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы вазыйфасына Фикус Фараш кызы Мортазина билгеләнде.

Татарстанда Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән Бөтенроссия акциясе кысаларында профилактика чаралары һәм укыту семинарлары уза. Шулай, 10 апрельдә 9.40 башлап 10.30 кадәр Казан аграр университетында (икътисад факультетының актлар залы) масса-күләм иртәнге зарядка узачак. Шулай ук студентларга компьютердан булган  киеренкелекне бетерү өчен күнегүләр күрсәтәчәкләр. Шулай ук бу көнне Казан автотранспорт техникумында 10 сәгатьтән башлап 14кә кадәр «Энерго-нокта» эшләячәк, анда бөтен теләүчеләр артериаль кан басымын үлчи, үпкә күләмен билгели, терапевт, дерматовенеролог, психолог, ДФК табибы һәм гигиена тәрбиясе буенча табибы консультациясен ала алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International