ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Визит максаты – «ТР Электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында учреждениенең эше белән танышу.

Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре балалар травматология һәм ортопедия бүлегенең кечкенә пациентлары өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларга кунакка Кар кызы белән Кыш бабай һәм башка әккият  персонажлары килделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр һәм теләкләр әйттеләр. Бәйрәм ахырында аларга бүләкләр бирделәр. Тәбрикләргә учреждениенең өлкән пациентлары да кушылдылар.


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бөтен республикадан 100 артык эш керде. Конкурста җиңүчеләрне ТР сламәтлек саклау министры котлады.

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гадәттәге еллык йомгаклау пресс-конференциядә масса-күләм  мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы 2017 елның иң мөһим вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен һәм киләчәк елга планнарны билгеләде. Исегезгә төшерик, 2017 ел җәрәһәтләнүгә һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларына багышланган иде.


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

БАРСМЕД» диагностик үзәге – дәүләт-хосусый партнерлыкның үрнәге. Бүген бу елга 60 меңнән артыграк тикшеренү, шул санда ММИ (мәҗбури медицина иминияте) чикләрендә, ягъни түләүсез, уздаручы Татарстанда эре нур диагностикасының радиологик үзәге. Үзәктә  медицинаның «алтын стандартлары» буенча онкоэзләү, авыртусыз гистеросальпингография, «виртуаль» колоноскопия, 0  яшьтән балаларга наркозсыз МРТ, йөрәкнең динамик МРТ кебек тикшеренүләр уздырыла.

Бүген Республика кан үзәгендә «Вөҗданлылык каныбызда» дигән донор акциясе узды. Бу юлы канга мохтаҗларга ИТ-компаниясе вәкилләре ярдәм иттеләр. Аларның ярдәмендә республиканың кан банкы 23 литр кан белән тулыланды.

Очрашуда 2018 елга SITS үсешенең тромбэкстракция, артерия эчендәге тромболизис белән тромбэктомия, вакуумлы аспирацион тромбэктомия кебек приоритетлы юнәлешләре яңгырады.


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 18 декабреннән башлап 24 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8466 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1241 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6680– төрле авыруларга, шул санда 182 инсультка һәм 52 инфаркта туры килде.

Казан шәһ. 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә белгечләр йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда яңа рекомендацияләр һәм мөмкинлекләр турында фикер алышкан кардиологлар өчен конференция булды. Көчле коронар синдром белән пациентларны алып бару мөмкинлекләре, кан оешуга каршы терапиянең куркынычсызлыгы, йөрәгалдылар фибрилляциясе һәм бөерләр патологиясе белән  пациентларны алып бару буенча күзәтү мөмкинлекләре һәм артериаль гипертония белән пациентларда тромбларга каршы терапиянең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Конференция ахырында фикер алышкан мәсьәләләр буенча дискуссия узды.


24
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның иртә ярдәм өлкәсендә экспертлар – Санкт-Петербургның Иртә тыкшыну институтының директоры Лариса Самарина һәм мәгариф юнәлешләре җитәкчесе Евгения Ермолаева белән очрашуы булды. Санкт-Петербургның Иртә тыкшыну институты –функциональ чикләүләр булган иртә яшьтәге балалар белән гаиләләргә булышлык өлкәсендә белемнәрнең халыкара ресурс үзәге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International