ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2017 ел
шимбә

Әлмәттә 3нче номерлы шәһәр сырхаухәнәсенең ачылуы булды. Анда дәвалау учреждениесендә  реконструкцияләү һәм капиталь ремонт буенча эш уздырылды. Ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ПАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми шәхесләр катнаштылар.

Балалар корпусы капиталь ремонттан соң Зәй үзәк район хастаханәсендә ачылды. Церемониядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Зәй районы башлыгы Рәзиф Каримов һәм хастаханәнең баш табибы Рим Амеров катнаштылар.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

25 декабрьдә 15.00 сәг. онкология белән авыручы  кешеләргә һәм аларның туганнарына булышлык күрсәтү «Икенче сулыш» үзәгендә ( Яр Чаллы шәһ) упкә яман шешен диагностикалау һәм дәвалау һәм терапиядән соң тернәкләндерү алымнарына багышланган Онкология белән авыручы  пациентлар һәм аларның туганнары өчен мәктәп узачак.

Әлмәттә шикәр диабеты белән авыручы балалар өчен хәйрия бәйрәме узды. Гадәттәгечә, балаларны бүләкләр белән шатландырдылар – аларга адымнар үлчәү чараларын, өстәл уеннарын һәм  канцелярия товарларын тапшырдылар.

Түбән Камада гипноз алымы буенча бала табырга теләүчеләр булачак аниләр өчен төркем ачылды. Гипноз алымы белән бала табу – бу бала табуга комплекслы караш, ул булачак анине бала табу алдыннан һәм аның вакытында тирән релакс, эмоциональ тынычлык торышына керергә, үзенең игътибарын авыртудан читкә юнәлдерергә һәм уңыш хисенә бирелергә  өйрәтә.

ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы «Татарстан Республикасында ашыгыч медицина ярдәме. Чынбарлык һәм перспективалар» дигән видеоконференция тәртибендә узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәшү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә (ТКҮРКПХ) Игелеклек көне узды. Медучреждение хезмәткәрләре Түбән Каманың Галимҗановлар гаиләсенә булышлык күрсәттеләр һәм Түбән Кама телерадиокомпаниясенең ел саен була торган акциясендә катнаштылар.


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

22 декабрьдә Зәй үзәк район хастаханәсендә балалар корпусы капиталь ремонттан соң ачылачак. Майданы  2331,2 кв.м. корпуста сырхауханә, стоматология сырхауханәсе, тәүлек буе эшли торган 18 койкага стационар һәм 28 койкага көндезге стационар  урнашачаклар. Ремонтка акча республика бюджетыннан бүленеп бирелде. Капремонт 2017 елның июнендә башланды.

Бөтен теләүчеләр туңмый торган күлнең төбенә төшеп,  әйлән-бәйлән уйный алачаклар. Шундый гадәти булмаган Яңа ел бәйрәм итү –шәһәр су астында йөзү клубының гореф-гадәтләреннән берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International