ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 317гә артты (бәхетсезлек очраклары һәм авырулар исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 4кә, янгыннар буенча – 16га, көчле миокард инфарктлары буенча – 23кә артты. Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 10га, бала табулар буенча – 2гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 294кә артты. 

Пластик операцияләрдән соң пациентларны реабилитацияләү вакыты кимеде. МоныРеспублика клиник хастаханәсенең табибларына казанырга уңышлы булды Монда, көненә 10-15 шундый катлаулы, аерым тәҗрибә, осталык һәм ювелир мастерлык таләп итүче операция уздырыла.  Пластик хирургиянең  прогрессив алымнары турында «Казан» ТРК корреспондентлары өчен РКХнең 2нче номерлы травматология бүлеге мөдире, профессор Андрей Алексей улы Богов сөйләде.

ФИНА спорт медицинасы буенча комитет рәисе, доктор  С.Хогенбанд Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының медицина объектларын тикшереп чыкты. Исегезгә төшерәбез, Чемпионатның медицина тәэминатында 615 медицина хезмәткәре һәм 23 ашыгыч медицина ярдәменең бригадасы эшли. Мобиль  медицина бригадаларының көчләре белән медицина ярдәме турыдан-туры ярыш һәм өйрәнү мәйданчыкларында күрсәтелә, спортчылар һәм тамаша караучылары өчен медицина пунктлары эшлиләр.

26
июль, 2015 ел
якшәмбе

25 июльдә, «Казан Арена» стадионның территориясендә ФИНА паркында урнашкан, «Dive safely! Су җиңел булсын!» проектының информацион павильонының ачылуы рәсми церемониясе булды. «Dive safely! Су җиңел булсын!» профилактик проектының павильоны үз ишекләрен 2015 спортның су төрләре буенча 16нчы ФИНА Дөнья чемпионатының һәм ФИНА паркының  бөтен катнашучыларына, кунакларына һәм волонтерларына ачты, павильон эше 2015 елның 4 августына кадәр дәвам итәчәк.


24
июль, 2015 ел
җомга

Республика клиник хастаханәсенә Мәскәү шәһ. сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәте җитәкчесенең киңәшчесе Денис Тамаз улы Шарикадзе һәм ТР буенча Росздравнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Николай кызы Шәйхутдинова килеп киттеләр. Аларның визит максаты – РКХнең яңа хәзерге заман перинаталь үзәгенең төзелеше белән танышу. Исегезгә төшерәбез, Казанда РКХ территориясендә 100 койкага 1,2 млрд. сум бәяле хәзерге заман перинаталь үзәгенең төзелеше башланды. Объектта вакытлыча юл төзеделәр, территориясен киртәләделәр һәм төзү мәданчыгы артыннан видеокүзәтү системасын урнаштырдылар. Төзелеш өчен акча Россия һәм Татарстан бюджетларыннан бүлеп чыгарыла.


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Перинаталь үзәге белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йортының операцияләр залында чираттагы мастер-класс узды. Аның темасы – акушерлык кан савуларын профилактикалау. Кесарь кисеме операциясен КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Илдар Фәтхуллин уздырды.

Бүген «Студенческая»дигән 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсе»ДАССОна Спортның су төрләре буенча ФИНА XVI Дөнья чемпионатын уздыру чикләрендә Россия Федераль медик-биологик  агентлыгы җитәкчелегенең делегациясе килеп китте. Кунакларга дәвалау оешманың лаеклы техник җиһазландыруы, оешманың структур бүлекчәләренең бөтен турнирда катнашучыларга медицина ярдәмен күрсәтүгә әзерләк күрсәтелде. Аерым игътибар чемпионатның катнашучыларына медицина ярдәмен күрсәтү вакытында эпидемиягә каршы чаралар оештыруга бирелде. Шулай ук делегация әгъзалары пациентларны эвакуацияләү өчен ФМБА җиһазы белән таныштылар.


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 218гә артты (бәхетсезлек очраклары һәм авырулар исәбенә).  Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 15кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 4кә, бала табулар буенча – 6га, янгыннар буенча – 15кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 129 гә артты. 


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның («РМПҮ» ДАССО) хезмәткәрләре «Байтик» дигән җәйге сәламәтләндерә торган компьютер лагеренә чыгып киттеләр. Лагерьнең медицина хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтелде һәм лагерьдә профилактик эшне оештыру буенча консультация уздырылды. Балалар өчен «Рациональ ашауны, көн тәртибен, хәрәкәт активлыкны керткән сәламәт яшәү рәвешенең нигезләре» дигән лекторий уздырылды. Бөтен балаларга «РМПҮ» ДАССОда бастырылган  хәтер дәфтәрләрен һәм брошюраларны өләшеп чыктылар. Барысы 168 бала сын-гәүдәнең бозылуына тикшерелде.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елының чикләрендә «Тукай районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның хезмәткәрләре «Коммуналь челтәрләр Татарстан» оешмасына килеп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International