ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Перинаталь үзәге белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йортының операцияләр залында чираттагы мастер-класс узды. Аның темасы – акушерлык кан савуларын профилактикалау. Кесарь кисеме операциясен КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Илдар Фәтхуллин уздырды.

Бүген «Студенческая»дигән 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсе»ДАССОна Спортның су төрләре буенча ФИНА XVI Дөнья чемпионатын уздыру чикләрендә Россия Федераль медик-биологик  агентлыгы җитәкчелегенең делегациясе килеп китте. Кунакларга дәвалау оешманың лаеклы техник җиһазландыруы, оешманың структур бүлекчәләренең бөтен турнирда катнашучыларга медицина ярдәмен күрсәтүгә әзерләк күрсәтелде. Аерым игътибар чемпионатның катнашучыларына медицина ярдәмен күрсәтү вакытында эпидемиягә каршы чаралар оештыруга бирелде. Шулай ук делегация әгъзалары пациентларны эвакуацияләү өчен ФМБА җиһазы белән таныштылар.


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 218гә артты (бәхетсезлек очраклары һәм авырулар исәбенә).  Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 15кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 4кә, бала табулар буенча – 6га, янгыннар буенча – 15кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 129 гә артты. 


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның («РМПҮ» ДАССО) хезмәткәрләре «Байтик» дигән җәйге сәламәтләндерә торган компьютер лагеренә чыгып киттеләр. Лагерьнең медицина хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтелде һәм лагерьдә профилактик эшне оештыру буенча консультация уздырылды. Балалар өчен «Рациональ ашауны, көн тәртибен, хәрәкәт активлыкны керткән сәламәт яшәү рәвешенең нигезләре» дигән лекторий уздырылды. Бөтен балаларга «РМПҮ» ДАССОда бастырылган  хәтер дәфтәрләрен һәм брошюраларны өләшеп чыктылар. Барысы 168 бала сын-гәүдәнең бозылуына тикшерелде.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елының чикләрендә «Тукай районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның хезмәткәрләре «Коммуналь челтәрләр Татарстан» оешмасына килеп киттеләр.
Радикка 21 яшь.  Өч ел  ул – кан доноры. 2 июльдә яшь егет армиядән кайтты, ә 6 августта яңадан кан бирергә барачак, чөнки кешеләрне хәрби формада гына түгел, ә һәр минут, бар җирдә коткарырга була, чөнки яхшылыкка чикләр юк, дип ышана ул.

Россия ФМБА 165нче номерлы ҮМСЧ ФДССО башлыгы Н.Л.Бондаренко һәм килгән белгечләр катнашуында «Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның җирлегендә баш табиб М.Р.Гатауллин эш киңәшмшсен уздырды, аларның эш графиклары, эш оештыру буенча чаралар һ.б. турында фикер алыштырылды. Шулай ук бергәләп үзара йогынты ясау алгоритмын эшләп үткәрү белән ике BIOBOX изоляция ясаучы камераның эшен башлап җибәрүе уздырылды.

Кама балалар медицина үзәгенең Балалар хастаханәсендә  «кылый күзлелек» диагнозы белән балаларга операция ясауны башладылар.

Республика клиник хастаханәсенә «OptoAcoustic» (яман шешне диагностикалау һәм дәвалау өләкәләрендә клиник куллану өчен оптоакустик системалар)  вәкилләре Александр Ораевский һәм  АНК компаниясе директоры Юрий Бродниковский килеп киттеләр. Кунакларны РКХнең баш табибының беренче урынбасары М.М.Миннуллин башлыгында клиниканың җитәкчеләре, шулай ук диагностика һәм хирургия бүлекләренең мөдирләре каршыладылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның, «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның,  «16нчы номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССОның (Казан шәһ.), Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОның вәкилләре составында эш төркеменең  чыгып баруы булды. Халыкның үлем санын киметү буенча «Югары Ослан районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның эшчәнлегенең төп юнәлешләрен тикшерү уздырылды. Эш вакытында 3 ФАПка, ике табиб амбулаториясенә һәм турыдан-туры үзәк район хастаханәсенә барулар, шулай ук Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары В.В.Касимов белән һәм «Югары Ослан районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның эш коллективы белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International