ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Кама балалар медицина үзәгенең Балалар хастаханәсендә  «кылый күзлелек» диагнозы белән балаларга операция ясауны башладылар.

Республика клиник хастаханәсенә «OptoAcoustic» (яман шешне диагностикалау һәм дәвалау өләкәләрендә клиник куллану өчен оптоакустик системалар)  вәкилләре Александр Ораевский һәм  АНК компаниясе директоры Юрий Бродниковский килеп киттеләр. Кунакларны РКХнең баш табибының беренче урынбасары М.М.Миннуллин башлыгында клиниканың җитәкчеләре, шулай ук диагностика һәм хирургия бүлекләренең мөдирләре каршыладылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның, «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның,  «16нчы номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССОның (Казан шәһ.), Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОның вәкилләре составында эш төркеменең  чыгып баруы булды. Халыкның үлем санын киметү буенча «Югары Ослан районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның эшчәнлегенең төп юнәлешләрен тикшерү уздырылды. Эш вакытында 3 ФАПка, ике табиб амбулаториясенә һәм турыдан-туры үзәк район хастаханәсенә барулар, шулай ук Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары В.В.Касимов белән һәм «Югары Ослан районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның эш коллективы белән очрашу булды.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 16 июлендә Татарстан Республикасының медицина җәмәгатьчелеге көтелмәгән һәм кайгылы хәбәр ишетте: Казан дәүләт медицина академиясенең ректоры,  медицина фәннәре докторы, профессор, 250дән артык фән эшләренең авторы, электә республиканың сәламәтлек саклау министры булган Камил Шагар улы Зыятдинов вафат булды.
Татарстан Республики Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Регионара клиника-диагностика үзәгенә (Казан) килеп китте, анда ул «2014 елның ТР сәламәтлек саклау объектларының капиталь ремонты» дигән программасы чикләрендә уздырылган капиталь ремонтның нәтиҗәләре белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, РКДҮнең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озатып бардылар.

Татарстан Республикасы Мәҗбури медицина иминияте территориаль фондының рәсми мәгълүматы буенча страховой медицина ешмаларына һәм территориаль фондына халык шикаятьләренең саны 2014 елда 2 тапкырга кимеде. Фондта билгеләгәнчә, шикаятьләрнең иң зур саны медицина ярдәмен оештыруга туры килә. Шулай ук күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфаты һәм ала алырлыгы белән хаклык канәгатьләнгәнлегенең ел саен була торган үсүе күзәтелә. Сорашып чыккан 34 мең шәһәрдә һәм республика районнарында яшәүче арасында 65% күрсәтелгән медицина ярдәме белән тулысынча канәгатьләнгән.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 2015 елның 15 июленнән башлап «Урманда куркынычсызлы ял итү» дигән ункөнлекузачак. Ункөнлекнең максаты – балаларның хәвефсезлекләренә, урманга барганда табигатьта бергәләп ял итүнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне рөхсәт итә торган берничә катлаусыз кагыйдәне үтәргә кирәклегенә игътибар итәргә ата-аналарны чакырырга. Ункөнлек чикләрендә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда чаралар уздыру планлаштырылган: 1. БРКХ сайтында баш битендә урманда куркынычсызлы ял итү турында фоторәсемнәр һәм слоганнар белән слайдер урнаштырылачак. 2. Педагоглар балалар-БРКХ пациентлары өчен берничә танып белү тематик чара оештыралачаклар. 3. БРКХ сайтында һәм социаль челтәрләрдә «Урманда бала белән гаиләнең тәртип кагыйдәләре» урнаштыралачаклар.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан хастаханәләрендә һәм сырхауханәләрендә «Үз хокукларыңны бел» дигән акцияләр циклы башланды. Беренче чара Казан шәһ. «Спасение» сырхауханәсендә узды. Акция максаты – мәҗбури медицина иминияте системасында гражданнарның хокуклары турында  белдерү.

Казан дәүләт медицина университеты һәм 179нчы номерлы яңа корылма-мәктәп (Казан шәһ., Бондаренко ур., Яңа Савиново районы) 2015–2016 уку елларына 8нче махсуслаштырылган медицина классынаукучыларны кабул итү турында белдерәләр. Медицина  классында белем бирү процессы РФ ССМның «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОсы белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үтәлә. Медицина профиль алды классы (8нче класс) конкурс сайланышы нәтиҗәсендә гомуми урта мәктәпнең 7 классын тәмамлаган укучыларның (һәм аларның законлы вәкилләренең) теләкләре нигезендә оештырыла. Укучыларның гаризалары нигезендә 25тән артыграк кеше укый торган класслар оештырылалар. Профиль алды хәзерләү программасына «Медицина белән танышу» дигән (24 сәг.) тема кертелгән, ул якшәмбеләр буенча Казан дәүләт медицина университетының музейлары белән танышуны күзәтә. Шулай ук программа чикләрендә Гамәли осталыклар үзәге, Казан ДМУның стоматология сырхауханәсе белән танышу һәм республиканың әйдәүче клиникаларына бару булачаклар.

8нче махсуслаштырылган класска кабул итүнең икенче агымы 2015 елның 18 августында 17.30 сәг. Казан ДМУның Уку-лаборатор комплексы бинасында (Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Бутлеров ур., 49б) булачак. Бәйләнеш телефоннары: 8 (843) 236-13-51 и 8-917-868-18-30.

Программаны уңышлы узган 11нче медицина классын тәмамлаучыларның  Казан ДМУна керү вакытында кайбер конкурент өстәнлекләре булачак.

 
КДМУ сайтының дирекциясе

14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Беренчел эпидемиягә каршы чараларны уздыруга һәм авыруларны һәм АКЙга шикле кешеләрне кабул итүгә әзерлекне тәэмин итү максатында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы клиника өчен өстәмә саклагыч киемнәрнең комплектларын, шулай ук Республикада беренче тапкыр – аеруча куркынычлы йогыш белән пациентларны хастаханәгә салу өчен BIOBOX сатып алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International