23 мартта «Татар-информ» МАда һәр җирдә 24 мартта билгеләнгән Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә багышланган пресс-конференция булды.
21-22 мартта «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның рентгенохирургия бүлегенең җирлегендә Братислава балалар кардиология үзәгенең профессоры, балалар яшенең эдоваскуляр хирургия өлкәсендә әйдәүче Европа белгечләренең берсе Павел Гавора хастаханәнең табиблары һәм КДМА рентгенохирургия кафедрасы ординаторлары өчен мастер-класс уздырды.
21 мартта Түбән Кама шәһәрендә «Спасение» медицина иминият җәмәгатьчелеге пациентларның хокуклары буенча «Сезнең хокукларыгызны саклауда!» дигән акция уздырды.
23.03.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 10 кеше ята. Аларның 5се – уртача авыр хәлдә, 5се – канәгатьләнерлек хәлдә. 12нче номерлы ШКХдә 1 кеше калып тора, 7нче номерлы ШКХдә – 3 кеше; РКХдә – 3 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 3 кеше.
Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.
Бүген ЮМТ Белем бирү үзәгендә 2014 елның йомгакларын ясау буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсенең йомгаклау Хастаханә советының утырышы булды, анда 2015 елга бурычлар да тавышландырылды. Совет эшендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе С.В.Захарова, КДМУ ректоры А.С. Созинов катнаштылар.
Эш визиты чикләрендә кунаклар Республика клиник хастаханәсенә, Республика клиник онкология диспансерына, Регионара клиник-диагностик үзәгенә килеп киттеләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Лариса Кокорина җитәкчелегендә делегация белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин очрашты. Сәламәтлек саклау департаментының делегациясе Казанга өч көнлек визит белән Курган өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният хезмәттәшлек турында Курган өлкәсенең губернаторы Алексей Кокорин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән 26 февральдә кул куелган Килешү чикләрендә килде. Делегация составында: ведомство җитәкчесе Лариса Кокорина башлыгында Сәламәтлек саклау департаментының вәкилләре, Курган өлкәсе кардиология диспансерының, 5нче Курган хастаханәсенең, Медицина информацион-аналитик үзәгенең, Курган өлкәсе онкология диспансерының табиблары, Россия ССМның Г.А. Илизаров исемендәге «ТТО» РФҮнең һәм «Курганфармация» ААҖ вәкилләре.
Югары Ослан районының ФАПда эшләү өчен яшь шәфкать туташларын һәм фельдшерларны тарту максаты белән 18 һәм 19 мартта Яшел Үзән һәм Буа медицина училищеләренең укучылары белән очрашулар уздырылды. ҮРХ вәкилләре баш табиб урынбасары Зарипова Д.И., баш шәфкать туташы Мусина И.И. һәм медицина профилактикасы кабинетының мөдире Васильева Г.Р. составында балаларны районның сәламәтлек саклау структурасы, яшь хезмәткәрләргә тәкъдим ителүче эш шартлары һәм социаль булышуның чаралары белән таныштырдылар.