ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2015 ел
шимбә
XVI Су төрләре буенча Дөнья Чемпионатына әзерләнү чикләрендә «4нче номерлы «Студенческая» ШС» ДАССОсына «Мастерс» комитетының рәисе – Эдвард Эвелли, «Мастерс» комитетының хөрмәтле сәркәтибе – Курт Миккола килеп киттеләр. Анда алар студентлар сырхауханәсенең эшен оештыру белән таныштылар. Сырхауханәнең администрациясе аларны оешманың структур бүлекчәләренең эше белән таныштырды. Аерым игътибар физиотерапевтик бүлеккә бирелде, чөнки уеннар уздыру вакытында 5 000нән артык процедура уздырырга планлаштырыла. Эдвар Эвелли чемпионат вакытында медицина үзәгенең эшкә әзерлегенең югары дәрәҗәсен билгеләп куйды һәм дөнья дәрәҗәсендәге хәзерге заман медицина җиһазларында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә торган Казан шәһәренең студентлары өчен шатланды.

6
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашуы белән 2014 елдагы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булачак. Чара 14.00 сәг. башлана.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Басанов Сергей Владимир улы билгеләнде.

Балалар республика хастаханәсенең реанимацион-консультатив үзәге өчен ике хәзерге заман реанимобилен сатып алу чын бүләк булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов булышлыгында, Татарстан Республикасы  территориясендә реанимацион ярдәм күрсәтүнең үсеше, яхшыртуы һәм «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның реанимобильләр паркын модернизацияләү максатында, интенсив дәвалауны уздырырга рөхсәт итүче стационар җиһазлар комплектациясе белән ике камилләштерелгән махсуслаштырылган медицина автомобиле сатып алдынды.

Казахстан Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш вице-министры Алексей Владимир улы Цой Республика клиник хастаханәсенә килде. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Җәләлетдинов Р.С. һәм РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф. озатуларында ул республика клиникасының эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән танышты.


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Татарстанда яман шеш белән авырып башлаган ирләрнең урта яше 65 ел, хатын кызларның яше – 66 ел. Моның турында бүген Матбугат һәм масса-күләм элемтәләр буенча республика агентлыгында пресс-конференциядә «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы, ИБФО баш онкологы, КДМАның онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире Рөстәм Хәсәнов белдерде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Клиника эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән баш табиб  Марат Гатауллин чыгыш ясады.  Аның сүзләре буенча, оешмага мөрәҗәгать итүләр саны  артты – узган ел эчендә РКЙАХнә медицина ярдәме артыннан 41 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итте, алардан 15 меңгә якын кеше хастаханәгә урнаштырылды.

1
февраль, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Буа районында, Казан – Ульяновск автоюлының 92 км ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше (шул санда 2014 елда туган 1 бала) зыян күрде. 2 зыян күргән кеше ЮТҺ урынында һәлак булды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 1 фельдшер бригадасы чыкты. Өч зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә. Бер зыян күргән бала җиңелчә авыр хәлдә. Бөтен зыян күргән кешеләр Буа районының үзәк хастаханәсенә тапшырылдылар.

Авыруларны үз вакытында ачыклау һәм профилактикалау,  кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү, инвалидларның, Боек Ватан сугышы ветераннарының, тыл эшчәннәренең, һаләк булган (үлгән) инвалидларның тол хатыннарының, блокадалы Ленинградта торучыларның, фашизмның элекке әсирләренең  авырулары санын киметү максатында, «Ветераннар турында» ФЗга ярашлы, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, ТР Президенты Әмере һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәләре буенча «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенең сырхауханәләрендә, «ӘРҮХ»  ДАССОда һәм «3нче номерлы ӘШС» ДАССОда комплекслы медицина тикшерүе өчен белгечләрнең күчмә бригадалары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International