РКХнә Казахстан Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш вице-министры килде

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Казахстан Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш вице-министры Алексей Владимир улы Цой Республика клиник хастаханәсенә килде. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Җәләлетдинов Р.С. һәм РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф. озатуларында ул республика клиникасының эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән танышты.

Визит барышында аның игътибарына кичектергесез пациентларны кабул итү буенча кабул итү-дагностика бүлегенең, шулай ук  стационарның һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары белән пациентлар өчен бүлекнең эше тәкъдим ителде. РКХнең медицина өлеше белән танышудан соң, Алексей Цой башка клиникалар һәм район хастаханәләре белән үзара тәэсир итешү буенча һәлакәтләр медицинасы ситуацион үзәгенең эшен күрде. Үзәкнең эше турында РКХнең дагностика хезмәтенең җитәкчесе Мәҗитов М.Р. тулырак сөйләде.

Визит ахырында ул Республика клиник хастаханәсенең һәм аның белгечләренең югары оештырылган эшен билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International