Авыруларны үз вакытында ачыклау һәм профилактикалау, кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү, инвалидларның, Боек Ватан сугышы ветераннарының, тыл эшчәннәренең, һаләк булган (үлгән) инвалидларның тол хатыннарының, блокадалы Ленинградта торучыларның, фашизмның элекке әсирләренең авырулары санын киметү максатында, «Ветераннар турында» ФЗга ярашлы, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, ТР Президенты Әмере һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәләре буенча «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенең сырхауханәләрендә, «ӘРҮХ» ДАССОда һәм «3нче номерлы ӘШС» ДАССОда комплекслы медицина тикшерүе өчен белгечләрнең күчмә бригадалары оештырылды.
Аларның составында югары квалификацияле табиблар: невролог, терапевт, хирург, окулист, оториноларинголог. Табиб-шәфкать туташы бригадасы көн саен гыйнвардан башлап апрельгә кадәр шәһәрнең һәм районның хезмәт күрсәтә торучы территориясенә чыга. Тикшерү нәтиҗәләре буенча эшкәртелгән шәхси программалар җирлегендә стационарларда (авыру профиле буенча), шифаханәләрдә, участок терапевты күзәтүе астында өйдә дәвалау-сәламәтләндерү чаралары билгеләнәләр.