«РКЙАХ» ДАССОда 2014 елдагы оешманың эш йомгакларын ясадылдылар һәм яңа 2015 елга бурычлар билгеләнделәр. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбарсары, «РКЙАХ» ДАССОның Күзәтү советы рәисе Сергей Осипов, РФ ССМ «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның, РФ ССМ «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның, ТР «Казан медицина көллияте» УҺББ ДАББОның, «Казан медицина университеты» ЮҺББ ДБББОсы медик-фармацевтик көллиятенең, «СПИД һәм ЙА КПРҮ» ДАССОның, «РКТД» ДАССОның, «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның вәкилләре катнаштылар.
Клиника эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән баш табиб Марат Гатауллин чыгыш ясады. Оешманың җитәкчесе докладында 2014 елдагы эшнең йомгаклары белән таныштырды. Аның сүзләре буенча, оешмага мөрәҗәгать итүләр саны артты – узган ел эчендә РКЙАХнә медицина ярдәме артыннан 41 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итте, алардан 15 меңгә якын кеше хастаханәгә урнаштырылды. ВИЧ –йогышлыларга стационар медицина ярдәмен күрсәтүнең көнүзәк мәсьәләләренә кагылып үтелде һәм көндезге стационар шартларында хроник вирус гепатитлар белән авыручыларны дәвалау тәҗрибәсе яктыртылды. 2015 елга республиканың йогышлы хезмәте эшчәнлегенең приоритет юнәлешләре билгеләнде.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбарсары Сергей Осипов медицина советы нәтиҗәләре буенча 2014 елда булган РКЙАХнең эшенә уңай бәя бирде һәм киләчәктә уңышлар теләде.