Бүген Яшел Үзән районында, Әйшә–Яшел Үзән автоюлында, ЮТҺ булды. Вахта ПАЗ машинасының кюветка йөзтүбән каплану нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Яшел Үзән РҮХнә тапшырылдылар. Алардан 5 кеше хастаханәгә урнаштырылды, тагын зыян күргән 1 кеше госпитализациядән баш тартты, ул амбулатор дәвалауга җибәрелде. ЮТҺ урынына Яшел Үзән АМЯСнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.
Республика медицина профилактикасы үзәге һәм 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе карамагындагы Сәламәтлек үзәге белгечләре Республика сукырлар өчен махсус библиотекада Халыкара гарипләр көненә багышланган акция уздырдылар.
Катнашучылар арасында күрү сәләте чикләнгән мөмкинлекле кешеләр күп булды.Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәте өлкәсенең мәсьәләләре буенча гражданнарның күп санлы мөрәҗәгать итүләре аркасында Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә гариза бирүчеләрне чакыру белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Министрлар кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнаштылар.
Сербия сәламәтлек саклау министры урынбасары Гордан Йелич Татарстан башкаласына 2 декабрьдә килде. 3 декабрьдә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең инновацион эшчәнлеге буенча директор урынбасары Гөлнара Фәррахова озатуында Татарстанның һәм Казанның стратегик дәвалау оешмаларын күрде: ТР ССМ Республика кан үзәген, РКДҮген, ТР ССМ РКХсен, Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен, ТР ССМ БРКХсен, «Медицина фәне үзәге» Инжиниринг үзәген.