ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Беренче тапкыр Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ДАССОда таҗсыман шунтының интраоперацион ультратавыш флоуметриясе уздырылды.
Аерым алганда, комиссия табиб амбулаторияләрен һәм ФАПларны кертеп,«Минзәлә РҮХ» ДАССОна, «Актаныш РҮХ» ДАССОна барды. Тикшерү барышында стандартларның һәм  медицина эшчәнлеге сыйфатының тәлапләре үтәлүнең ярашканлыгын раслауга юнәлгән, шул санда дару препаратларын,  медицина оешмаларын һәм аларның структур бүлекчәләрен җиһазландыру стандартларын билгеләү вакытында да, тикшерү чаралары уздырылды.

2014 елның 1 нояберендә 30 кеше мөрәҗәгать итте, 21 донор кабу ителде, 9 литрдан артык донор каны һәм аның компонентлары хәзерләнде. Киләчәктә РКҮдә донорларны кабул итү дүшәмбедән шимбәне кертеп 8.00 сәг. башлап 14.00 сәг. кадәр Казан шәһ. Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тормышка ашырылачак.



4
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Хәзерге заман сала ФАПы пациентларның уңайларына бөтенесе дә алдан карап эш ителгән иркен бина булып тора. Бинаның гомуми мәйданы 62,5 кв.м., йортның җылытуы электрлы. Яңа ФАП ачылуы белән салада торучылар бөтен кирәкле аппаратура һәм җиһазлар белән җиһазландырылган яңа хәзерге заман медицина оешмасын алдылар. Бу ФАП ике торак пунктына (Чия башы с. һәм Сәртек с.) хезмәт күрсәтә.
Гаванага (Куба Республикасы) Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек визит белән барып кайтты. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да булды.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә «Тынычлыктан сугыш вакытына күчерү, шулай ук гадәттән тыш хәлләрнең барлыкка килү һәм бетерү вакытында гражданнар оборонасының медицина хезмәте белән идарә итү» темасына Татарстан Республикасы гражданнар оборонасының медицина хезмәте белән махсус өйрәнүләр уздырылалар.

«Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда «Эпидемиология. Халык арасында Эбола бизгәгенең барлыкка килүен һәм таралуын кисәтү буенчаэпидемиягә каршы чаралар» темасы буенча Казан шәһ. дәвалау оешмаларының йогышлы авырулар табиблары һәм эпидемиологлар өчен семинар уздырылды.

Сәламәтлек үзәгендә ачык ишекләр көне уздырылды. Бер көн эчендә 198 кеше тикшерелде. 10 пациентта SKORE шкаласы буенча йөрәк-кан тамырлары системасы өзлекләренең гомумиләштерелгән рискы билгеләнде.

Республика клиник онкология диспансерында бер көн элек имза салынган медицина һәм геномика өлкәсендә хезмәттәшлек нияте турында меморандумның нәтиҗәләре буенча ТР ССМ РКОДның баш табибы Р.Ш. Хасанов, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты директоры А.П. Киясов, RIKEN институтлар челтәренең саклык медицинасының һәм диагностиканың Инновацион программасы директоры Йошихиде Хаяшизаки (Япония), RIKEN институтында 15 елдан артык эшләгән КФУ хезмәткәре Олег Гусев, «ЭЙДОС» ҖЧҖнең башкарма директоры һәм миләктәше Л.Н. Валеев һәм ТР ССМ РКОДның хезмәткәрләре катнашуларында очрашу булды.


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 29 октябрендә 13.00 сәг. «Казан ярминкәсе» КҮнең территориясендә Беренче каналның «Здоровье» һәм «Жить здорово» программаларының танылган алып баручы, профессор Е.В. Малышева катнашуында «Мамма сәламәтлеге» акциясе ачыла. Хатын-кызларга сөт бизәген ультратавышлы һәм маммографик тикшерүне түләүсез үтәргә, маммолог консультациясен алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International