Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге донорларны шимбә көнне дә кабул итә башлады. 2014 елның 1 нояберендә 30 кеше мөрәҗәгать итте, 21 донор кабу ителде, 9 литрдан артык донор каны һәм аның компонентлары хәзерләнде. Киләчәктә РКҮдә донорларны кабул итү дүшәмбедән шимбәне кертеп 8.00 сәг. башлап 14.00 сәг. кадәр Казан шәһ. Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тормышка ашырылачак.
Донор – ул гадәти кеше, эшче, бизнесмен, студент яисә хуҗабикә, диндар яисә дингә ышанмаучы ... Ләкин ул башка, гадәттә таныш булмаган кешеләрнең тормышларын коткару өчен дә яшәгәнен гел истә тотучы кеше.
Без донорларның тагын да күбрәк булуларына өметләнәбез!