Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә делегация Куба Республикасына барып кайтты

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе

Кубада булу чикләрендә Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советы һәм Кубаның Министрлар советы рәисенең беренче урынбасары Мигель Диас-Канель Бермудес белән очрашты, шулай ук Ген инженериясе һәм биотехнологияләр үзәгенең эше белән танышты.

Эш программасының төп чарасы 32нче Халыкара Гавана FIHAV ярминкәсендә Россия экспозициясен һәм Россия көнен ачу церемониясендә катнашу булды.

 

Татарстан Республикасы делегациясе составында Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ТР Президент ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «КАМАЗ» ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Идарә рәисе Шамил Агеев, ТР инвестицион үсеше Агентлыгының җитәкчесе Талия Минуллина, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һ.б. булдылар.

 
ТР Президентының Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International