ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе
14 майда ЮМТ Белем бирү үзәгендә «Урологиядә яңа технологияләр» дигән Республика белем бирү Мәктәбе булачак. чара чикләрендә Россиянең ФМБА ИБОМҮ ФБССОсының 1нче клиника хастаханәсе бүлеге мөдире Абрамов Д.В.җитәкчелеге астында фаллоэндопротезирование буенча мастер-класс үтәчәк.
Кабарда-Балкар Республикасыныңтөзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Анзор Тутуков һәм сәламәтлек саклау министры Ирма Шетова эш визитлары белән хәзер Казанда. Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов һәм Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин озатуларында делегация Республика клиник хастаханәсенә барды.

Нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы балалар табибы - 2014» конкурсының җиңүчесен билгеләнә торган сайлаубашланды. Исегезгә төшерәбез: аны Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина «Челны ЛТД» газетасы белән бергә уздыра. Конкурсны уздыру вакытында чаллылылар тарафыннан «ВКонтакте» дигән группада 27 кандидат тәкъдим ителде. Йомгаклау исемлегендә шәһәрнең бөтен диярлек балалар медоешмаларының табиблары тәкъдим ителгән, претендентларның иң зур саны «Кама балалар медицина үзәгеннән» – 13 кеше. Кайбер катнашучылар Яр Чаллының медицина өлкәсендә берничә дистә елдан күбрәк эшлиләр.

12 майда Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләнә. Кама балалар медицина үзәгендә бу һөнәрнең 515 вәкиле эшли.

Шәфкать туташлары – бу башлангыч медицина белемен алган һәм авыруларны карау буенча табиб яисә  фельдшер кушуларын үти торган белгечләр, бу табибларның мәҗбүри ярдәмчеләре, нәкъ менә алар дәвалауның бөтен вакытында пациентлар белән эшлиләр бит. Бүгенге вакытта шәфкать туташлары сәламәтлек саклау эшчеләренең иң күпсанлы категориясен тәшкил итәләр.

Бүген Бәйрәм хөрмәтенә КБМҮдә концерт оештырылды. Реанимация бүлегенең мөдире Николай Новиков, гитарага кушылып җырлап, шәфкать туташларын тәбрик итте. Яңа туган балалар патологиясе бүлегенең мөдире Наталья Низенькова рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында иң яхшы шәфкать туташларына хастаханәнең җитәкчелегеннән грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

14 майда Казанда Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры В.И. Скворцова, ФМБА директоры В.В. Уйба һәм Татарстан Республикасының Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашуында Республика кан үзәгенең ачылуы булачак.
Россия Федерациясе хөкүмәте кан хезмәте үсешен иҗтимагый сфера һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә приоритетлы юнәлешләрнең берсе итеп билгеләде. Россия медицина оешмаларында җитештерү һәм клиника трансфузиологиясен камилләштерү донорлыкны һәм гемокомпонентлар җитештерүне оештыруның бердәм системасына гына нигезләнгән булырга мөмкин. Бу шартны исәпкә алып, Казанда Республика кан үзәгенең заман таләпләренә җавап бирүче яңа бинасын төзү турында карар кабул ителде.
Бу проектны тормышка ашыру Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының булышуы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Федераль медицина-биология агентлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгы аркасында мөмкин булды. Һәм бу очраклы түгел, чөнки Татарстан Республикасы инновацион проектларны һәм технологияләрне кертү планында алдынгы регионнарның берсе булып тора.

Россиянең баш онкологыМихаил Давыдов бүген Республика онкология диспансеры җирлегендә ачылган ИФО халкына онкология ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча координацион киңәшмәдә катнашу өчен Казанга килде.

Бу чарада ИФО субъектларының онкология хезмәтләренең җитәкчеләре катнашалар. Көн буена алар мәсьәләләрнең киң спектры, шул исәптән оештыручан һәм икътисадый, халыкны диспансеризацияләү һәм сәламәтлек саклауны финанслауны регионализацияләү программасының үсеше шартларында хезмәтләренең эшчәнлегенә кагылучы мәсьәләләр буенча фикер алышырга исәплиләр.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

2019 елда булачак XXIX Дөньякүләм кышкы Универсиадага әзерләнү чикләрендә бүген Казан шәһ. Студентлар хастаханәсенә эш визиты белән Красноярск дәүләт медицина университетының ректоры Иван Артюхов килеп китте. Баш табиб Айрат Зиатдинов оешманың структуралы бүлекчәләренең: регистратураның, кичектергесез ярдәм блогының, өр-яңа медицина җайланмалары белән җиһазландырылган функциональ һәм нур диагностикасы кабинетлары белән булган торгызу дәвалавы бүлегенең, көндезге стационар һәм бүтән бүлекләрнең эшен күрсәтте. Шулай ук 2013 елда Казан шәһ. үткән Универсиаданың медицина директоры Марат Гатауллин красноярск делегациясе әгъзаларын тәүлек буена сузылган режимда 2013 елдагы Казан шәһәрендәге ХХVII Дөньякүләм җәйге универсиаданың Медицина, допингка каршы һәм санитария-эпидемиология тәэминаты концепциясен тормышка ашыру чикләрендә Универсиадада катнашучыларга һәм FISU гаилә әгъзаларына беренчел медик-санитар ярдәмне, тиз һәм махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүләрне оештыру белән таныштырды.

2014 елның 14 маенда Россиянең иң борынгы медицина ЮУЙ – Казан дәүләт медицина университеты 200-еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 15 майга кадәр бу датага багышланган төп бәйрәм чаралары узачак.

2014 елның 5 майдан башлап 8 майга кадәрТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1045 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 222 кеше, кабаттан баручылар – 823 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1045литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1045 литр. Донор көннәре Югары Ослан РҮХдә  һәм Васильево сырхауханәсендә уздырылдылар, аларда 94 донор катнашты.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International