Республика медицина профилактикасы үзәге күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен Луи Брайль шрифты буенча «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән кулланма чыгарды. Басманы эшләүдә «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе» ДБМУ директоры Наил Сәфәргалиев һәм экспертлар катнашты.
Бүген Анастасия Михайловна (Демидова) Николаева РФ Президентынең, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенең, шәһәр Ветераннар Советының, ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау идарәсенең, «Әлмәт стоматология сырхауханәсе» ДАССУ җитәкчелегенең котлауларын кабул итә.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Татарстанда өлкәннәргә нинди ярдәм күрсәтелә? «Өлкән буын» федераль проектына нәрсә керә? Бу сорауларга бүген «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгында җавап бирделәр. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев гериатрия хезмәтенең оешуы турында сөйләде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» темасына республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.
30 сентябрьдә РКДҮдә «Йөрәк-кан тамырлары хирургиясендә ачык, эндоваскуляр һәм гибрид дәвалау технологияләре» дигән Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе мәктәбе булды.
Республика клиник хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, профессор Михаил Бурмистров Мәскәүдә II Халыкара онкологлар һәм радиологлар форумында катнашты.
2-3 октябрьдә Казанда VI Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Лидерлар тәҗрибәсе» дигән конференция узачак.
Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре эшләгән уйлап табуга патент бирде – 2699963 номерлы «Вак буыннарның травмадан соң контрактураларын дәвалау ысулы» РФ патенты.
Республика клиник хастаханәсендә урта медицина персоналы өчен һәм «АкБарс Медицина» иминият компаниясенең хезмәткәрләре өчен йөрәк-үпкә реанимациясе буенча өйрәтү тренинглары узды.
ТКҮРКПХнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләделәр.