Республика клиник хастаханәсенең кан җибәрү бүлегендә Россиядә беренче кан җибәрүнең 187 еллыгына туры китерелгән Донор көне булды. Акцияне хупладылар һәм клиника бүлегендә Татарстанның 36 кешесе кан тапшырдылар, алар арасында хастаханә хезмәткәрләре, мактаулы донорлар һәм кешеләрнең гомерен саклап калу өчен кан тапшырырга теләгән кешеләр дә бар иде.
Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасын зарарлаучы кешеләрнең авыр йогышлы авыруы. Авыру кузгатучы – вирус, ә аны саклаучылар һәм таратучылар булып талпаннар тора.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7446 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1239 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 989 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 31 тапкыр. Бу ЮТҺдә 27 кеше зыян күрде, 18 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 33 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 57 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5762 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 41, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 166.
2019 елның 22 апрелендә 9: 40 сәг. торышы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:
Түбән Кама шәһәрендә янгын вакытында зыян күргән 5 кеше кала, аларның хәле уртача авырлыктагы, уңай динамика белән бәяләнә. Бүген аларга Республика клиник хастаханәсенең белгече табибы-комбустиологы оча. Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә бер пациент уртача авыр хәлдә, бер пациент бик авыр хәлдә, берсе – авыр хәлдә.
2019 елның 21 апрелендә 10: 45 сәг. торышы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:
Түбән Кама шәһәрендә янгын вакытында 17 зыян күргән кеше исән.
Академик В. И. Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинаталология милли медицина тикшеренү үзәге экспертлары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең 1нче Бала тудыру йорты эшен бәяләделәр.
2019 елның 20 апрелендә 17: 45 сәг. торышы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:
Түбән Камада уртача авыр хәлдә 5 кеше кала. Берсе Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күчерелде, икесе Казанга РКХнә күчерелде. Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 1 кеше бик авыр хәлдә кала. 3 кеше Башкортстан Республикасына яшәү урыны буенча күчүне көтә. 2 кеше бүген Казанга РКХнә китерелде. Тагын бер пациентны иртәгә күчерергә планлаштырыла.
2019 елның 20 апрелендә Казанда гомумшәһәр җыештыру өмәсе көне дип игълан ителде. Гадәттәгечә бу чара территорияне чистарту һәм аны яшелләндерү буенча апрельнең соңгы шимбәсендә май бәйрәмнәре алдыннан үткәрелә. Шуның белән бәйле рәвештә, шимбә көнне Татарстан дәвалау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре хастаханә территорияләрен җыештыруга һәм яшелләндерүгә чыктылар. Көнкүреш чүп-чарны, коры үләнне җыештырдылар, бордюрларны буядылар, моннан тыш, җыештыру буенча актив эш хезмәткәрләр кабинетларында алып барылды. Шимбә өмәсе ахырында бөтен чүп-чар шәһәр чүплегенә чыгарылды.
2019 елның 20 апрелендә сәгать 9:00га торыш буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:
Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 4 пациент реанимациядә, 3 пациент пешү блогында тора. Бересе Түбән Камадан күчерелә. Ике зыян күргән кешене Республика клиник хастаханәсенә җир өсте транспорты белән күчерәчәкләр.
2019 елның 20 апрелендә сәгать 7: 00гә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:
Түбән Кама шәһәрендә янгын вакытында зыян күргән 17 кеше исән. 19 апрельдә 2 кеше РКХнә санитар авиация линиясе буенча Россия ГТХМ авиазвеносы, медицина модуле урнаштырылган Ми-8 вертолеты белән күчерелде. Бүген тагын ике пациентны җир өсте транспорты белән күчерү планлаштырыла.