Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Татьяна Яковлева Татарстан Республикасына рәсми визит кысаларында КДМУна килеп китте.
Казан студентлары «Могҗиза эшлә!» донор акциясендә катнаштылар. Акция Республика кан үзәге, КДМУ һәм «Россия студентлар отрядлары» яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге арасында Социаль хезмәттәшлек турында өч яклы килешү кысаларында узды. Кан донациясенде 147 студент катнашты, нәтиҗәдә куп гомерләрне саклап калу очен 75 литрга якын кан әзерләнде.
Иннополис шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек кешенең үлем факты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының төрле дәрәҗәдәге белгечләр катнашуы белән эчке ведомство тикшерүе үткәрелә. Бу хәл турында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов хәбәр ителде. Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне үз контроленә куйды.
Тешләрне ничек дөрес итеп карау турында Түбән Каманың Өченче яшь университеты студентларына сөйләделәр.
2018 елның 4 декабрендә Казанда «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Идел буе федераль округының III Регионара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге конференциянең мөһим үзенчәлеге – Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан кызыксынучы белгечләр катнашуы.
Түбән Камага эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков килеп китте.
Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында модульле ФАП ачылачак. Ачылу тантанасы 6 декабрьдә 10.00 сәгатьтә булачак.
Конференция гадәттәгечә ИБФОның балалар сәламәтлек саклау белгечләренең һөнәри үсеше өчен, авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау буенча Россиянең төрле төбәкләреннән коллегаларының алдынгы тәҗрибәсен тарату мәйданчыгы булып тора.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Е. Ю.Малинникова эш сәфәре кысаларында профессор А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә килеп китте.
2018 елның 12 декабрендә 14.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһ., Островский ур., 11/6 йорт
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасын үз эченә алган гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү гарантияләре; Татарстан Республикасы медицина оешмаларында Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен, махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәмен, ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәмен һәм паллиатив медицина ярдәмен күрсәтү; медицина ярдәме күрсәткәндә дару препаратлары, дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары, медицина эшләнмәләре, дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация чаралары белән тәэмин итү.
Кабул итүгә алдан язылу (843) 231-79-20, 231-79-87 телефон номерлары буенча башкарыла.