ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Өченче буын Университетында ВИЧ-йогышны һәм СПИДны профилактикалау турында лекция белән ТКҮРКХ эпидемиологы Вера Нурмөхәммәтова чыгыш ясады. «Күп кенә ВИЧ-уңай авыручылар үзләренең сәламәт булуларына ышаналар. Авыру турында бары 3 айдан гына белергә була, бу вакыт эчендә кеше йоктыра ала бер җенси партнерны гына түгел, тегеләре башкаларны йоктыралар һәм алга таба чылбыр буенча », – дип билгеләп үтте ул. Белгеч зарарлануның өч ысулы –  җенси, кан аша һәм анадан балага зарарлану турында искә төшерде. Көнкүреш тормышта, мәсәлән, сөлге аша яки үбешү вакытында зарарланырга мөмкин түгел.

Атна эчендә Казанның  ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8424 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1062 чакыру. 889 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 43 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 53 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды. Янгыннарга медиклар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 83 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6629 чакыру үтәлде, аларның 68 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,179 –  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.

Әлмәттә «Клиник неврологиянең чик буе мәсьәләләре» дигән муниципальара дисциплинарара семинар узды. Укулар Әлмәт ҮРХнең, Азнакайның, Баулының, Бөгелмәнең, Лениногорскның, Чирмешәнең һәм Урыссуның гомуми практика табиблары, неврологлары, терапевтлары, реабилитологлары өчен, шулай ук «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең табиблары өчен уздырылды.

Клиника директоры Илдар Закиров җитәкчелегендә БРКХ делегациясе Әстерхан шәһәренең Федераль йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгенә килеп киттеләр.

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең табибы-эпидемиологы «Чистай күп профильле көллияте» ДАҺББУ һәм «Чистай медицина училищесы» ДАҺББУ студентлары белән очрашу үткәрде. Укучылар белән берлектә йогышның таралу юллары һәм профилактика ысуллары аталды, шулай ук шәһәрдә һәм районда ВИЧ-йогышы белән авыручылар саны буенча эпидемиологик хәл күрсәткечләре каралды.

Татарстан Республикасында гомер озынлыгы арту, пенсия яше арту белән бәйле бүген табиб-гериатр һөнәренең ихтыяҗы арта бара. Ноябрь башында «Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе»  (ТКҮРКПХ) ДАССУдә табиб-гериатрлар үз эшен башлап җибәрделәр, бу эшчәнлекнең төп юнәлеше – өлкән яшьтәге пациентларга ярдәм күрсәтү. Бүген Түбән Кама хастаханәсе биналарында ике шундый белгеч эшли, бер табиб КДП җирлегндә һәм берсе 1нче номерлы сырхауханә җирлегндә.


2
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Кыш Бабай БРКХнең кечкенә пациентларына Бөек Устюгтан килде. Бәйрәм «Тормыш линиясе" Фонды Президенты Фаина Захарова һәм НТВ генераль продюсеры Тимур Вайнштейн ярдәмендә һәм катнашында узды.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

«Студенческая» 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ "ТР профилактикасы һәм инициативасы" дигән региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Белергә – яшәргә дигән сүз!» дигән акция оештырды һәм үткәрде. Ике атна дәвамында сырхауханәнең хезмәткәрләре Казан шәһәре югары уку йортларына видео-лекторийләр белән килделәр, шулай ук теләгән һәркемгә экспресс-тест уздырдылар.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә 1нче нейрохирургия бүлегенең табиблары, табиблар анестезиологлар-реаниматологлар һәм операция шәфкать туташлары катнашулары белән арка миен электростимуллаштыру буенча мастер-класс узды. Медицина практикасында төрле авыруларны дәвалаганда арка миен электростимуллаштыру 50 елга якын кулланыла инде. Спастик синдромны киметү максаты белән арка миен эпидураль электростимуллаштыру (SCS) нәтиҗәлелеге турында беренче тапкыр A. Cook һәм S. Weinstein белән  фармакорезистентлы авырту синдромы белән озатылган таркау склерозлы авыруда арка миенең дорсаль өслегенә электродлар имплантацияләүдән соң хәбәр 1973 елда эшләнде.

29 ноябрьдә Казанда «Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» конкурсында җиңүчеләргә грантлар бирү турында килешүләргә кул кую узды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ике дәвалау учреждениесе җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International