Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проекты кысаларында тавыш бирүнең алдангы йомгакларын ясадылар.
Республика СПИД үзәге П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә икенче профилактик акцияне уздырды. 2нче уку корпусында көллият студентлары һәм хезмәткәрләре өчен ВИЧ/СПИД профилактикасы темасына ике лекция оештырылды, ВИЧ-йогышына экспресс - тест үткәрү пункты тест алдында һәм аннан соң консультация бирү белән эшләде. Акция вакытында үзенең ВИЧ-статусын 27 кеше белде.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика медицина мәгълүмат-аналитик үзәге» ДАССУнең директор вазыйфасына Гайнетдинов Альберт Ренат улы билгеләнде.
БРКХ табиблары Татарстан Республикасы районнарында балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтү чикләрендә медицина тикшерүләренең күчмә циклын дәвам итәләр. Чираттагы тукталыш Лаеш районы Столбище саласында булды. Күчмә бригада, педиатр, невролог һәм кардиолог составында, 40 артык баланы карап тикшерде.
Казан шәһәренең Чехов ур. буенча Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 1 нче номерлы подстанциясендә капиталь ремонт тәмамланды. Бина 1985 елда шәһәрнең Идел буе, Вахитов һәм Совет районнары халкына хезмәт күрсәтү өчен төзелгән. Бүген подстанциядә 161 хезмәткәр эшли, алардан тәүлек буе эшли торган 13 бригада оештырыла. За сутки бригады выезжают на 170-180 вызовов к взрослому и детскому населению. Тәүлек эчендә бригадалар өлкәннәргә һәм балаларга 170-180 чакыру буенча чыгалар. Бригадага уртача тәүлеклек йөкләнеш 13-14 чакыру тәшкил итә.
2018 елның 7 ноябрендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков гражданнарны бергәләп кабул иттеләр.
Чистай район хастаханәсенең пациентлар комитетын инициативалы төркем оештырды. Ул төркемгә кечкенә пациентларның ата-аналары, территориаль иҗтимагый советлар җитәкчеләре һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре керде.
Алексеевск муниципаль районында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан регионы бүлегенең Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия» көне узды. Аның кысаларында җирле халык өчен медицина ярдәме күрсәтү буенча партия мәйданчыклары, мәктәп белгечләре өчен семинарлар, депутат кабул итүләре һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча дәресләр ачылды.
Иннополис шәһ. Республика клиник хастаханәнең Медицина үзәгендә РКХ җитәкчеләренең Чабаксар шәһәрендә Травматология, ортопедия һәм эндопротезлау федераль үзәгенең баш табибы Николай Николаев белән очрашуы булды. Баш табиб Рафаэль Шәвәлиев һәм Медицина үзәгенең җитәкчесе Айдар Баһаветдинов республика клиникасының травматология-ортопедия бүлекләре мөдирләре белән бергә кунак белән дәвалау реабилитацион ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Җитәкчеләр дәвалау-тернәкләндерү үзәгенең төп юнәлешләре белән таныштылар һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Казанда Хэллоуин бәйрәменә багышланган донор акциясе узды. Донорлар өчен тематик фотозоналы, кабак һәм тәмле ризыклар белән бәйрәм программасы хәзерләнгән иде. «Игелекле Казан» иҗтимагый оешмасы һәм «Донор-Сёрч» Донорлыкны үстерүнең коммерцияле булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе белән берлектә Республика кан үзәге акцияне оештыручылар булып тордылар.