ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Балаларда үпкә артериаль гипертензия буенча I Республика мәктәбе» узды. Фәнни форум эшендә балалар кардиологлары һәм кардиохирурглары, табиблар-педиатрлар һәм функциональ һәм ультратавыш диагностикасы белгечләре – Казаннан һәм Татарстан районнарыннан 85 кеше катнашты.

Атна эчендә Казанның  ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 7642 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1068 чакыру. 924 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 40 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 45 кеше зыян күрде, 26 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 62 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6169 чакыру үтәлде, аларның 60 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,159 –  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-терапевты Оксана Драпкина җитәкчелегендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Профилактик медицинаның милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБУ делегациясе эш визиты белән Татарстан клиникаларына килеп китте. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында визит нәтиҗәләре буенча министр Марат Садыков катнашуында киңәшмә узды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-терапевты Оксана Драпкина сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре озатып баруларында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә килеп китте.

ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә сәламәт яшәү рәвешенә һәм төрле хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтүгә багышланган Әлмәт яшьләре белән танып-белү очрашуларын үткәрә.

Республика СПИД үзәге «Профилактика һәм инициатива» РҖО  белән бергә фельдшер-акушерлык пунктларының хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары циклын үткәрә. СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча Федераль фәнни-методик үзәк белгечләре ярдәм күрсәтү системасында ВИЧ-йогышлы пациентларны иртә кертүгә һәм саклап калуга хәзерге заман алымнары турында сөйлиләр.

2018 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр белән Сез Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында таныша аласыз.

2018 елның 13 ноябрендә Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Коллегиясе булачак, анда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Статс-секретарь-урынбасары Дмитрий Костенников һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Дмитрий Пиневич катнашачаклар.

Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман»эшләүче яшьләр иҗатының VI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау сайлап алу туры тәмамланды.

БРКХдә клиникасы хезмәткәрләрен инглиз теленә укыту буенча дәресләр һәм практикалар циклы башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International