Медицина ярдәмен күрсәтүне яхшырту максатларында Актаныш ҮРХдә гистологик тикшеренүләр кертәләр.
Чүпрәле районының Иске Дуван һәм Яңа Чәке салаларында модульле ФАПлар ачтылар. Объектларның тантаналы ачылуында район башлыгы Марат Гафаров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Фәнис Исхаков, ҮРХ баш табибы Илмас Шиһабетдинов, авыл җирлекләренең башлыклары һәм җирле халык катнаштылар.
Түбән Камада Өченче буын университеты студентларына Сәламәтлек үзәгенең ни өчен кирәклеге һәм анда нинди карап тикшерүләрне түләүсез узарга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр. Лекцияне ТКҮРКХ 1нче номерлы сырхауханәсенең мөдире Розалия Хәйруллина үткәрде.
14 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең актлар залында «Инсультны булдырма» дигән Пациентлар мәктәбе узачак. Сырхауханәнең һәм КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының белгечләре инсультны беренчел профилактикалау, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларын реабилитацияләү һәм икенчел профилактикалау турында сөйләячәкләр, шулай ук авыруның беренче билгеләре барлыкка килгән вакытта гамәлләр алгоритмын билгеләячәкләр.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Алабуга үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы вазыйфасына Сафин Айрат Фәрид улы билгеләнде.
Республика СПИД үзәге П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә профилактик акция үткәрде. Көллият студентлары һәм хезмәткәрләре ВИЧ/СПИД профилактикасы темасына лекция тыңладылар. Барлык теләүчеләр белгечләр консультациясе белән ВИЧ-йогышына экспресс-тест үтә алдылар. Үзенең ВИЧ-статусын 25 кеше белде.
Республика клиник хастаханәсенең коллективы өчен спорт бәйрәме «Хезмәт резервлары» стадионында узды. Медицина хезмәткәрләре спортның 6 төре буенча ярышларда катнаштылар, алар 4 командага – хирурглар, акушер-гинекологлар, травматологлар һәм хастаханә хезмәткәрләренең җыелма командасына бүленеп чыктылар. Спортчыларга булышлык күрсәтергә 200гә якын кеше килде.
ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белән берлектә 2018-2019 елларның эпидсезонында гриппны иммунопрофилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара утырыш уздырды. Аның эшендә сәламәтлек саклау, мәгариф идарәләре белгечләре, баш табиблар һәм табиблар-эпидемиологлар, медицина оешмаларының педиатрлары катнаштылар.
Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» дигән Федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре Мәскәү районының 20нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә проектның Иҗтимагый Советының күчмә утырышы узды.
БРКХ «Азино» дигән Казан шәһәренең иң зур балалар сырхауханәсендә авыр тормыш хәлендә булган балалар тирәнтен медицина карап тикшерүен узалар. Әлеге категория пациентлары елга бер тапкыр профилактик карау узалар: офтальмологлар, неврологлар, отоларингологлар, клиниканың педиатрлары 70тән артык пациентны кабул итәчәк. Сырхауханәнең исәбендә авыр тормыш хәлендә калган 200дән артык бала тора. Ятим балаларга медицина карап тикшерүен узуда КДМУ практикантлары булышалар. Аларның бурычларына пациентларны маршрутлаштыру, амбулатор картаны сайлап алуда ярдәм итү һәм клиниканың медицина персоналына ярдәм итү керә.