ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең травматология пункты мөдире Андрей Аркадьев таеп егылучыларда, тау шуганда егылучыларда яки тимераякта шуучыларда нинди имгәнүләр еш булуы турында сөйләде. Белгеч ничек дөрес егылырга һәм җәрәхәтләнгән очракта, нишләргә ярамаганлыгы турында бик файдалы киңәшләр бирде.

Татарстанда 14 гыйнвардан башлап 23 гыйнварга кадәр «ЛОР-органнар авыруларын профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әстерхан өлкәсе сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Ольга Гребнева һәм С.М.Киров исемендәге 3нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Ажи Юлушев дәвалау-диагностикалау процессын оештыру белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән Казанга килделәр. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзеттулов озатуында кунаклар Татарстанның иң эре клиникаларында булдылар.

Сукырлар өчен махсус Республика китапханәсендә Республика медицина профилактикасы үзәге белгечләре «ТИСБИ» Идарә университетының беренче курс укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында лекторий уздырдылар. 


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премиясе белән бүләкләделәр. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2018 ел нәтиҗәләре буенча 14нче ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә премияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.

Әстерхан өлкәсеннән сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Ольга Гребневаның җитәкчелегендә делегация эш визиты белән Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. 


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсенең табиблары Казан шәһәренең Республика балалар йортында 50дән артык балага консультацияләү һәм диагностикалау үткәрделәр.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 14 гыйнварында озак авырудан соң 73нче яшендә Галеев Ринат Харис улы вафат булды. Татарстан Республикасы трансплантологиясенә нигез салучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Европа һәм Россия буенча урологлар, трансплантологлар, онкологлар җәмгыяте әгъзасы. 40 елдан артык ул табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, шулардан 30 ел Республика клиник хастаханәсенең урология бүлеген һәм бөер күчереп утырту бүлеген җитәкләде.

Халык өчен профилактика эшен камилләштерү максатыннан Балалар республика клиник хастаханәсендә клиника тәкъдим ителгән социаль челтәрләрнең подписчиклары белән туры эфир узды. 

Атна эчендә Казанның  ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8341 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 978 чакыру. 818 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 35 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 25 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды, 1 кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 12 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 70 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6906 чакыру үтәлде, аларның 59 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,182 –  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International