ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

«#Салага Изгелек» Бөтенроссия акциясе Яшел Үзән районының Бишнә авылында узды. Медицина училищесы студентлары арасыннан «Волонтерлар-медиклар» авыл халкына йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм шикәр диабетын профилактикалау турында лекцияләр укыдылар, шулай ук «кан басымын үлчәт» дигән мастер-класс оештырдылар.

Әлмәттә профсоюз комитеты һәм ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең ветераннар советы Остаз көнен үткәрделәр. Медицина хезмәте ветераннарын сәламләп, ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина Аксакаллар советына шәһәрнең медицина оешмаларының элеккеге баш табиблары керүен ассызыклады. «Алар һәрвакыт барган вакыйгалар турында хәбәрдар. Ә бу очрашу – аларның ничек яшәүләрен белү, бертуктаусыз кызыксынулары һәм варислар, яшь табиблар белән җәмәгатьчелек эшләре өчен рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек. Ныклы һәм эшкә сәләтле коллективның нигезен ветераннар тәшкил итә», - дип билгеләп үтте ул.

2018 елның 10 октябреннән башлап 12 октябренә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе.Казан» дигән 23нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак, ул югары сыйфатлы дару препаратларын, медицина техникасын, җиһазларын, сәламәтлек саклау өлкәсендә товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне дарулар базарына этәрү буенча Татарстан Республикасының төп мәйданы булып тора.

Әлмәт һәм Яр чаллы шәһәрләрендә яшәүче хатын кызлар күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында хатын-кызларның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән #МИНУЗДЫМ социаль акциясендә катнаштылар. Акция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры һәм Philips компаниясе ярдәмендә «Яман шешләргә каршы укыту» программасы чикләрендә узды.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә кешеләрне эвакуацияләү һәм янгын килеп чыккан очракта персоналның гамәлләрен өйрәнү буенча күнегүләр узды.

РКДҮ белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә «Антикоагуляция» һәм «Йөрәк-кан тамырлары куркынычлары белән идарә итү» дигән пациентларны үзәкләштерелгән мониторинглау системасының модульләрен кертү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чараның катнашучылары булып участок табиблары-терапевтлар, гомуми практика табиблары һәм шәһәрнең беренчел челтәренең табиб-кардиологлары торды. Табибларны Portavita (Нидерланд) программ тәэмин итү эше белән таныштырдылар.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7568 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1269 тапкыр, кешеләрне коткарырга чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 974 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 60 тапкыр. Бу ЮТҺдә 73 кеше зыян күрде, 37 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 12 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 80 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5837 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 55, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 198.

Ингаляцион агуланудан зыян күргән барлык яшүсмерләр дә Арча үзәк район хастаханәсеннән чыгарылганнар. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 5 октябрендә Арча педагогика көллиятендә укучыларның билгесез матдәләр белән күпләп агулануы турында хәбәр керде. Көчсезлеккә һәм баш әйләнүенә зарлану белән 18 кеше Арча ҮРХнә кабул ителгән иде. Бу хәл аркасында Арчага Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече токсикологы Алия Насыйбуллина килде. Кызларны карап тикшергәннән соң ул барлык ятучыларның хәле тотрыклы, канәгатьләнерлеккә якын, тормыш куркынычы юк, дип белдерде. Ситуация Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеченә токсикологына җиткерелде.  Аның белән бергә агулануның сәбәбе токсико-аллергик реакция булуы ачыкланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы делегациясе Япониягә эш визиты белән килде. Сәфәрнең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында (STS-форум) катнашу. Шулай ук RIKEN биомедицина кластерына, Хокусё заводына (конвеер һәм сортларга аеру җиһазларын җитештерү) бару, Татарстан-Япония эшлекле форумында катнашу һ. б. планлаштырылган.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Питрәч ҮРХ хезмәткәрләре «Бердәм урман утырту көне» акциясендә катнаштылар. Быел агачларны күпләп утырту Россиядә ирекле ярдәмчеләр (волонтер) елы эгидасы астында уза. Бүген республикада торучылар Татарстан территориясендә 1,3 миллион яңа агачлар утырттылар. Утырту материалын, инвентарьне һәм махсус киемнәрне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бүлеп бирде. Табигатьне саклау акциясендә 20 мең кеше катнашты, шул санда Татарстан Республикасы Президентының Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы  прокуратурасы вәкилләре, бөтен министрлыклар, ведомстволар, уку йортларының укытучылары, студентлары, волонтерлар, мәктәп урманчылыклары, республикада торучы халык.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International