ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе зур сәләтлекләр белән тулган –  медиклар үз сәләтләрен эштә генә түгел күрсәтәләр. ТР атказанган табибы,  Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең геникология бүлеге мөдире Юрий Почитаевның шигырьләренең яңа җыетыгы дөнья күрде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елның II кварталы эчендә сәламәтлек саклау оешмаларының эш нәтиҗәсенең индикатив күрсәткечләре буенча эшчәнлек йомгаклары буенча мәгълүматлар бастырып чыгарган.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда эссе һава саклана. Республика халкына эсседә үз-үзеңне тоту гади кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Эссе һавада, беренче чиратта, физик активлыкны киметергә кирәк. Кеше организмында җылы алмашу (метаболик җылы продукциясе) физик активлык, климатлаштыру дәрәҗәләренә, кеше яшенә һәм тән төзелешенә бәйле. Кешеләр эссе һава вакытында физик активлык вакытында риск арту турында һәм эссе сугу симптомнары турында белергә тиеш.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.

Түбән Камада Татарстанның атказанган табибын, Түбән Кама гинекология хезмәтенә нигез салган Любовь Куракинаны туган көне белән тәбрикләделәр. Аның аркасында меңнәп сабый дөньяга килде. 


1
август, 2017 ел
сишәмбе

«Инстазавтрак» –  ул Яр Чаллы шәһәренең популяр Инстаграм социаль челтәре белән берләшкән актив һәм алда булучы аналар проекты. Ай саен фикердәшләр балаларны тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алышу өчен спикерларны, белгечләрне чакыру белән очрашулар уздыралар.

Бүген Иннополис шәһ. медицина үзәгенә «ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге» ДОның идарә итүчесе Рамил Гайззәтуллин килеп китте.  Үзәкнең кунагын дәвалау-реабилитация үзәгенең эше белән таныштырдылар: ашыгыч хирургия, амбулатор реабилитация,  консультатив диагностика бүлекләрен, шулай ук клиник-диагностик лаборатория эшен күрсәттеләр. Визит барышында яклар үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

БРКХ сәламәтлекнең мобиль үзәгенең чыгулар саны ел саен арта. Җәй вакытында мәктәп яны һәм җәйге сәламәтләндерү лагерьларына чыгулар саны үсә. Мобиль үзәк урыннарга чыгып барлык кирәкле таләпләрне үтәү белән һәм хәзерге заман диагностик җиһазларын куллану белән балаларны тикшерергә рөхсәт итә.

Бөтендөнья күкрәк белән ашатуга булышлык атнасы чикләрендә 2017 елның 1 августыннан башлап 10на кадәр республикада «Күкрәк белән ашату – баланың сәламәтлеген формалаштыруга юл» темасына тематик ункөнлек уза. Күкрәк белән ашату – бала тормышының  беренче көннәреннән органнарын һәм системаларын формалаштыру һәм камилләштерү өчен кирәкле матдәләр һәм энергия белән тәэмин итүче бердәнбер чыганак. Ана сөте искиткеч итеп баланың ашкайнату һәм матдәләр алмашу үзенчәлекләренә җайлаштырылган.


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

World Vita балаларга ярдәм итү хәйрия фонды бүген Балалар республика клиник хастаханәсенә  ашыгыч ярдәмче кан әйләнеше өчен югары технологияле җиһазны бүләкләделәр. Тапшыруның тантаналы церемониясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау миистрлыгының балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итүче хезмәтне оештыру бүлегенең башлыгы Елена Игнашина катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International