ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бозгалак вакытында травмалар ясамас өчен берничә гади киңәшләр тыңнарга кирәк:

- урамга тәбәнәк укчәле һәм таймый торган табан  астлы аяк киемендә чыгыгыз;

 - мөмкинлектә тоташтыруны яхшыртучы махсус табан асты белән кулланыгыз;

 - куркынычсызрак юлны сайлагыз, боз азрак һәм яктылык булган урыннар аркылы йөрегез. Боздан ашыкмыйча гына тулы табанга басып, яртылай бөкләнгән аякта йөрегез. Куллар кесәләрдән чыгарган,  мөмкинлек буенча буш булырга тиеш – бу егылу вакытында җәрәхәтләнү ихтималлыгын арттыра. Егылу очрагында  якларның берсенә егылырга тырышыгыз, чөнки аркага егылу очрагында умыртка баганасын һәм баш миен яраларга була; - бозгалак вакытында машиналар йөри торган юлдан ераграк барыгыз яисә автобус тукталышында басып торыгыз. 


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 31 октябреннән башлап 6 ноябренә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 8341 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1089 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6615 – төрле авыруларга, шул санда 156 инсультка һәм 57 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 101 тапкыр чыктылар.

2016 елның 10–11 нояберендә Казанда Идел буе федераль округы дерматологларының һәм венерологларының фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Казанда медуниверситетның яңа спорт мәйданчыгын ачтылар. Ул Бутлеров урамы буенча баш бина янында урнашкан. Монда физкультура дәресләре узачак, шулай ук студентларның бу мәйданчыкта буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре булачак. Объект тулысынча ачык булачак – якын торучылар да монда спорт белән  шөгыльләнә алачаклар.

Гаилә элемтәләрен ныгыту, гаиләнең социаль саклыгы – милләт иминлегенең дәлиле – моның турында Әлмәттә Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт районында гаилә сәясәте мәсьәләләре буенча ведомствоара очрашуда сөйләделәр.

Конференция программасы травматология һәм ортопедия мәсьәләләренең киң спектрын каплап алды. Конференциядә аерым торган һәм күплекле травма вакытында хәзерге заман остеосинтез, аяк табаны авыруларын һәм травмаларын дәвалау, терәк-хәрәкәт аппараты травмаларының өзлегүләре һәм нәтиҗәләре мәсьәләләрен карап тикшерделәр. Конференция чикләрендә шулай ук хәзерге заман медицина технологияләре, җиһазлары һәм дару препаратлары күргәзмәсе узды.


4
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген, 2016 елның 4 ноябрендә, 12 сәг. 40 мин. Лаеш районында Казан – Лаеш автоюлның 14 км-да ЮТҺ булды. Җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә  Республика клиник хастаханәсенә тапшырылдылар, аларның икесе канәгатләндерерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә җибәрелде. ЮТҺ урынына Лаеш районы үзәк хастаханәсе бригадасы чыкты.

Бүген, 2016 елның 4 ноябрендә, 14 сәг. 20 мин. Арча районында Казан – Арча автоюлында ЮТҺ булды. Җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, шул санда 1 бала (2001 елда туган). Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә  Арча районы үзәк  хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Арча ашыгыч медицина ярдәменең 2 табиблар бригадасы чыкты. 

Бүген 13сәг.30 мин. Югары Ослан районында, М-7 трассасында  «Казан – Буа – Ульяновск» Р-241 автоюлыннан борылышта ЮТҺ булды.  «Хайгер» пассажир автобусының кюветка аударылу нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, балалар юк. Салонда 23 кеше булды. 6 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә 12нче номерлы  шәһәр клиник хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Югары Ослан ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы һәм Республика һәлакәтләр медицина үзәгенең табиблар бригадасы чыктылар.

Бүген 11 сәг.40 мин. Әлмәт районында Казан – Оренбург трассасында ЮТҺ булды. Җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 кеше ЮТҺ урынында ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булды. Бер кеше авыр хәлдә һәм ике кеше уртача авыр хәлдә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Әлмәт ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International