ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 13 ноябрендә 14.00 сәг., Бөтендөнья игелек көнендә,  «Әкият» концертлар залында «Җырла, бие, яхшылык эшлә» дигән хәйрия концерты булачак. Татар эстрадасының атаклы артистлары һәм Балалар республика клиник хастаханәсе пациентлары концертлар залының сәхнәсендә бергә чыгыш ясаячаклар.

Татарстанда яшәүчеләр «Минем яраткан балалар табибым» конкурсының интернет-сайлауда актив катнашалар. Исегезгә төшерик, сайлау 26 октябрьдә башланды. Яраткан табиб өчен теләсә кайсы теләгән кеше, bestpediatr.ru сайтында теркәлеп, тавышын бирә ала. Бу елда  конкурста катнашучыларның рекорд саны – Татарстанның 70 оешмасыннан 2 меңнән артык белгеч катнаша.

Бүген, иртәнге 7.20, Югары Ослан районында  Казан – Ульяновск автоюлының 48 км-да ЮТҺ булды.  Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, аларның икесе ЮТҺ урынында һаләк булды


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Алдангы мәгълүматлар буенча, Түбән Кама шәһәрендә янгын нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 3 зыян күргән кеше бит һәм кул пешерүләре белән Яр Чаллы шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ДАССОның Пешерүләр үзәгенә тапшырылды. Республика клиник хастаханәсенең Пешерүләр үзәге белгечләре видеоэлемтә тәртибендә эшкә кушылдылар. Пациентлар хәлләре тотрыклы булып билгеләнә. Тагын 1 зыян күргән кеше баш мие селкенүгә шик белән уртача авыр хәлдә «Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсе» ДАССОна урнаштырылды. Зыян күргәннәргә ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә. Янгын урынында Түбән Кама шәһәренең 3 АМЯ бригадасыярдәм күрсәтте.

Бүген РКХдә  Өлкән шәфкать туташлары советы булды, анда гигиеник тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эшне оештыру мәсьәләләрен карап тикшерделәр.

Термометрда температура нульдән аскарак тешеп өлгермәде, травмпунктка сындырулар һәм имгәнүләр белән пациентлар мөрәҗәгать итә башладылар. Тик соңгы өч көндә генә Түбән Камада мөрәҗәгать итүләр саны ике тапкыр артты.

Баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары белән авыручылар өчен неврология бүлегенең табибы-неврологы Резеда Ахунова  «Иң яхшы мультидисциплинар бригада» номинациясендә җиңде. Резеда Ахунова  цереброваскуляр патология белән авыручыларны дәвалау буенча фәнни-гамәли эшне тәкъдим итте. 

Конференциядә Россия һәм чит ил белгечләре гинекология, акушерлык һәм перинатология мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә онкологик авыруларның прфилактикасы темасына «Пациент мәктәбе» узды. «7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССО профилактика бүлегенең һәм КДМУ «Неврология һәм реабилитация» кафедрасы белгечләре яман шешләрне барлыкка китерүче төп факторлар, шушы авыруның профилактикасы чаралары турында сөйләделәр.

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән авыручылар санының дәрәҗәсе Әлмәт районында урта республика күрсәткәчләрен арттырып үтә. Моның турында Әлмәттә пресс-конференциядә Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнарында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгының урынбасары Ирина Хәйруллина хәбәр итте. 2016 елда Әлмәт районында 61 кеше йоктырылды һәм авырып чыкты, шул санда ике бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International