2016 елның 10–11 нояберендә Казанда Идел буе федераль округы дерматологларының һәм венерологларының фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Казанда медуниверситетның яңа спорт мәйданчыгын ачтылар. Ул Бутлеров урамы буенча баш бина янында урнашкан. Монда физкультура дәресләре узачак, шулай ук студентларның бу мәйданчыкта буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре булачак. Объект тулысынча ачык булачак – якын торучылар да монда спорт белән шөгыльләнә алачаклар.
Гаилә элемтәләрен ныгыту, гаиләнең социаль саклыгы – милләт иминлегенең дәлиле – моның турында Әлмәттә Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт районында гаилә сәясәте мәсьәләләре буенча ведомствоара очрашуда сөйләделәр.
Конференция программасы травматология һәм ортопедия мәсьәләләренең киң спектрын каплап алды. Конференциядә аерым торган һәм күплекле травма вакытында хәзерге заман остеосинтез, аяк табаны авыруларын һәм травмаларын дәвалау, терәк-хәрәкәт аппараты травмаларының өзлегүләре һәм нәтиҗәләре мәсьәләләрен карап тикшерделәр. Конференция чикләрендә шулай ук хәзерге заман медицина технологияләре, җиһазлары һәм дару препаратлары күргәзмәсе узды.
Бүген, 2016 елның 4 ноябрендә, 12 сәг. 40 мин. Лаеш районында Казан – Лаеш автоюлның 14 км-да ЮТҺ булды. Җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә тапшырылдылар, аларның икесе канәгатләндерерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә җибәрелде. ЮТҺ урынына Лаеш районы үзәк хастаханәсе бригадасы чыкты.
Бүген, 2016 елның 4 ноябрендә, 14 сәг. 20 мин. Арча районында Казан – Арча автоюлында ЮТҺ булды. Җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, шул санда 1 бала (2001 елда туган). Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Арча районы үзәк хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Арча ашыгыч медицина ярдәменең 2 табиблар бригадасы чыкты.
Бүген 13сәг.30 мин. Югары Ослан районында, М-7 трассасында «Казан – Буа – Ульяновск» Р-241 автоюлыннан борылышта ЮТҺ булды. «Хайгер» пассажир автобусының кюветка аударылу нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, балалар юк. Салонда 23 кеше булды. 6 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә 12нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Югары Ослан ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы һәм Республика һәлакәтләр медицина үзәгенең табиблар бригадасы чыктылар.
Бүген 11 сәг.40 мин. Әлмәт районында Казан – Оренбург трассасында ЮТҺ булды. Җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 кеше ЮТҺ урынында ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булды. Бер кеше авыр хәлдә һәм ике кеше уртача авыр хәлдә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Әлмәт ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты.
2016 елның 13 ноябрендә 14.00 сәг., Бөтендөнья игелек көнендә, «Әкият» концертлар залында «Җырла, бие, яхшылык эшлә» дигән хәйрия концерты булачак. Татар эстрадасының атаклы артистлары һәм Балалар республика клиник хастаханәсе пациентлары концертлар залының сәхнәсендә бергә чыгыш ясаячаклар.
Татарстанда яшәүчеләр «Минем яраткан балалар табибым» конкурсының интернет-сайлауда актив катнашалар. Исегезгә төшерик, сайлау 26 октябрьдә башланды. Яраткан табиб өчен теләсә кайсы теләгән кеше, bestpediatr.ru сайтында теркәлеп, тавышын бирә ала. Бу елда конкурста катнашучыларның рекорд саны – Татарстанның 70 оешмасыннан 2 меңнән артык белгеч катнаша.