ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

10 мартта инде 11 ел рәттән Халыкара нефрологлар җәмгыятенең һәм Бөер фондларының халыкара федерациясенең берләшкән инициативасы булучы Бөтендөнья бөер көне билгеләп үтеләчәк. Бөтендөнья бөер көне – ул бөерләрнең сәламәтлегенә багышланган дөньяда иң масштаблы чара.

Республика медицина китапханә-информацион үзәгендә (РМКИҮ) 2015 елның йомгакларын ясадылар. Узган елның нәтиҗәләре һәм узучы 2016 елга планнар турында оешманың директоры, профессор Юлия Дрешер сөйләде.

Мастер-класс форматында эшне Татарстанның әйдәүче отоларингологлары белән 30-еллык эш тәҗрибәсе булган доцент, медицина докторы, оториноларингологларның Европа җәмгыятенең әгъзасы Хеннинг Хойман (Штутгарт шәһ., Германия ) уздыра.

Күчмә циклны «Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның суд медицинасы курсы белән патологик анатомия кафедрасы уздыра. Укучы хезмәткәрләргә  лекцияне кафедра мөдире м.ф.д., профессор Руслан  Насыйров укыячак.

«Хатын-кызның куллары белән» проекты төрле конфессияләрнең һәм карашларның хатын-кызларын берләштерү фикере белән оештырылды. Федерация советының, Россиянең Сәүдә-сәнагый палатасының һәм «Росхезмәттәшлек» оешмасының булышлыгында Казанда узган  форум эше вакытында «Медицина: сәламәтлекне саклауда хатын-кызлар роле» дигән «түгәрәк өстәл» булды. Модератор булып социаль сәясәт буенча Федерация советы Комитетының рәисе урынбасары, РФ атказанган табибы, м.ф.д., профессор Людмила Козлова чыкты.

«Бөгелмә РҮХ» ДАССОның сырхауханәсе – шәһәр һәм район халыгына төрле юнәлешләрдә квалифицияле медицина ярдәмен күрсәтүче шәһәрдә төп амбулатор-сырхауханә оешмасы.


5
март, 2016 ел
шимбә

4 мартта «2015 елда ГАУЗ «Менделеевск район үзәк хастаханәсе» ДАССО эшенең йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» медицина советы булды. Чара Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе  О.В. Сабаев, Менделеевск муниципаль районы башлыгының урынбасары А.Г Саттаров катнашуларында узды.

5 мартта Яшел Үзән РҮХдә республиканың тугыз районы медицина оешмаларының табиб-терапевтлары, гомуми практика табиблары, клиник фармакологлары, пульмонологлары, йогышлы авырулар табиблары, педиатрлары һәм фтизиатрлары өчен районара семинар-киңәшмә узды.


4
март, 2016 ел
җомга

Яр Чаллы шәһ. «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОның филлиалында Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартка багышланган донор акциясе узды. Акция Республика кан үзәге Яр Чаллы шәһ. Иреклелекне үстерү үзәге белән һәм «Иҗади яшьләр академиясе» дигән яшьләр оешмасы белән бергә оештырылды.  Акциядә 89 донор катнашты. Шушы көндә кан банкы 33л артыграк тулы кан, 7 л артыграк плазма һәм 1л артыграк тромбомасса белән тулыланды. Донорларга «Донор паспорты» һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сәүдә директоры С.В. Рыжов башлыгында  «Казан электротехник заводы» ХАОның вәкилләренә балаларга югары технологияле ярдәм күрсәтү буенча, шулай ук  диагностиканы һәм реабилитацияне уздыру буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсенең  мөмкинлекләре күрсәтелделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International