«ТР Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОда атаклы хирург, казан онкология мәктәбен оештыручы, медицина фәннәре докторы, Казан ТКДИ (табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтының) онкология һәм хирургия кафедрасы прфессоры Мойше Зельман улы Сигал истәлегенә кабинет-музей килүчеләр өчен ачылды.
Бүген «Таттехмедфарм» ДУП дәүләт челтәренең 37нче номерлы яңа үзәк район даруханәсе Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр өчен үз ишекләрен ачып җибәрде.Чарада катнаштылар: ТР ССМ министры урынбасары Фаридә Яркаева, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Таттехмедфарм» ДУПнең генераль директоры Олег Акберов һәм шәһәрдә торучылар
Казанга 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең җирлегендә психологлар һәм табиблар өчен психотерапия буенча автор семинарын уздыручы танылган психолог, психотерапевт Т.Ю. Колошина килде.
Үз һөнәри эшчәнлекләре барышында медицина хезмәткәрләре стресс шартлары һәм бәхәсләр белән бәрелешәләр, шул вакытта үз хисләрен белдерергә аларның хокуклары юк. Тойгыларны тыю хис киеренкелеген көчәйтә, тәэсирләнүнең стереотип ысулына әйләнә, һәм нәтиҗәдә дәвамлы стресска китерә.
Акция онкологик авыруларның профилактикасына һәм иртә диагностикасына багышланган. Чараны оештыручылар: «Рак җиңелә» дигән урынлы җәмгыять оешмасы, ТР ССМ «РКОД» ДАССОның Яр Чаллы филиалы һәм Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» белән бергәләп «Кадр резервы» республика проектының катнашучылары.
Бүгенге көнгә СПИД кебек авыру җир шарының һәр почмагында билгеле. Аны эре масштаблы эпидемия, чынлап кешелекне куркытучы XX һәм XXI гасырларның чумасы дип гадел атыйлар.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белән баш мие кан әйләнешенең бозылуын иртә диагностикалау максатында кан тамырлары бәлалары белән пациентлар өчен, Казанның Ветераннар госпиталенең неврология бүлегенең көндәлек эшендә бик кирәк булган 16-киселешле рентген компьютер томографы сатып алынды һәм урнаштырылды.
2015 елда Республика клиник онкология диспансеры эшчәнлегенең йомгаклары ясалдылар – ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева катнашуы белән йомгаклау медицина советы булды. 2015 елда пациентларга онкологик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында төп доклад белән ТР ССМ РКОД баш табибы И.И. Хайруллин чыкты.
Билгеләргә кирәк, 2016 елда Бөтендөнья бөер көне балаларда бөерләр авыруының үсешен профилактикалауга, үзвакытлы диагностикасына һәм дөрес дәвалауга багышланган. Бу тема өлкән кешеләрдә ачыклана торган иртә балалар яшендә бөер патологиясе үсешенә шартлар төзелүне исәпләп, аеруча актуаль. Шундый шартлар туу вакытында нефроннарның аз санын да, бөерләр үсешенең һәм сидек чыгаручы юллар аномалияләрен дә, һәм бала яшендә бөерләрнең дәвамлы авыруын да кертәләр – шуңа күрә Бөерләр көне-2016 төп девизы булып бөерләр авыртуларының үсешен иртә профилактикалау тора.
Мастер-классны отохирургиянең немец мәктәбенең вәкиле булучы, 30 еллык эш тәҗрибәсенә һәм 10 меңнән артык колакка операцияләр тәҗрибәсенә ия булучы, эксперт, приват-доценты, медицина фәннәре докторы Хеннинг Хойман (Штутгард шәһ., Германия) уздыра. Мастер-класс чикләрендә ишетүне яхшыртучы һәм реконструктив-савыктыручы операцияләрнең рәте, катлаулы пациентларга клиника табиблары белән бергә консультацияләр ясау узачак. Тыңлаучылар өчен операцион залдан конференц-залга видеотрансляция мөмкинлеге алдан күреп эш ителәчәк.