ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 19 августында «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда спортның су төрләре буенча ФИНА XVI Дөнья чемпионатынын медицина тәэминатында катнашкан сәламәтлек саклау оешмаларының кадрлар хезмәтенең хезмәткәрләрен, «Студенческая» сырхауханәсенең персоналын һәм башка оешмаларның хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
Кичәге көн Ишәле саласында яшәүчеләргә әһәмиятле вакыйга булып истә калды. Монда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачтылар.
2015 елның 20 августында Азнакай РҮХнең табиб-педиатр Мурадымова Л.И., өлкән фельдшер Газизҗанова  О.Н. һәм наркология кабинеты фельдшеры Хәмидуллина И.М. составында медицина хезмәткәрләре бригадасы «Березка», «Орленок», «Солнышко» балалар сәламәтләндерү лагерьларына чыктылыр.

19 августта «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә «Кардиология яңалыклары-2015. Көчле коронар синдромы белән  пациентларны дәвалауның соңгы халыкара һәм ватан киңәшләрен күзәтү» конференциясе ТР баш штаттан тыш кардиологы, КДМУ терапия һәм кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич һәм Казан шәһ. РКДҮнең кардиореанимация бүлегенең мөдире  Наталья Стекольщикова катнашуында булды.


19
август, 2015 ел
чәршәмбе

«Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Мустафин Рәис Роберт улы билгеләнде.

10 августта «Нечкәбил» конкурсының сайтында (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестиваленең катнашучылары өчен сайлау башланды. Бу елда конкурста Буа шәһ. медиклар гаиләсе: Рөстәм, Ләйсән, Резеда һәм Раян Самерхановлар катнаша.

2015 елның 18 августында Бөгелмә муниципаль районына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин килеп китте. Визит барышында 13 бала тәрбиялщъче күп балалы Звегинцевлар гаиләсе белән формаль булмаган очрашу булды.

2015 елның 18 августында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин эш визиты белән Чирмешән районына килеп китте. Беренче чиратта ул Чирмешән район үзәк хастаханәсенең хезмәткәрләре белән очрашты.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 2015 елның 18 августында, Азнакай РҮХдә балалар хастаханәсенең һәм сырхауханәсенең капиталь ремонттан соң озак көтелгән ачылуы булды.
Игълан ителгән Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшнең милли елы чикләрендә «ӘМПҮ» ДАССОсы бөтен шәһәр һәм район чараларында актив катнаша, ә яшәүче халык, шул санда балалар да, теләк белән үз кан басымын үлчи һәм бу гадәткә керә инде дип сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International