ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча информацион кампанияне уздыру максатында Чистай РҮХнең медицина хезмәткәрләре администрациягә атна саен була торган планеркага килгән республика министрлыкларының һәм ведомствоның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм Чистай муниципаль районының Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләренең башлыкларына артериаль кан басымын үлчәделәр. Катнашучылар арасында информацион материаллар таратылды, 14 катнашучыга үз-үзенә контроль итү өчен көндәлекләр тәкъдим ителде.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елына багышланган чаралар чикләрендә Тәтеш районында профилактик акцияләр дәвам итә.  Гомуми практика табиблары Тәтеш җылылык челтәрләренең, төзелеш оешмаларының хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырдылар. Шулай ук Чернобыль АЭСдә аварияне бетерүдә катнашучылар белән аварияне бетерүнең 29 еллыгына багышланган очрашу уздырылды. 30 кеше (катнашучылар һәм аларның гаиләләренең әгъзалары) каралды. Районның Богдашкино, Олы Тормы, Олы Бисер, Монастырское һәм Урюм салаларында гипертоник авыруны һәм аның өзлегүләрен профилактикалау буенча фильмнарны демонстрацияләү белән лекцияләр уздырылды, истәлек китаплары һәм брошюралар таратылды. Фельдшерлар сорауларга җавап һәм сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирделәр.


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Федерация Советы булышлыгында Халыкара Менеджмент академиясе һәм Россиянең Ирекле икътисадый җәмгыяте (ИИҖ) «Ел менеджеры – 2014», «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры – 2014» һәм «Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры – 2014» дигән Россия конкурсларында йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү церемониясе 2015 елның 24 апрелендә «Президент-Отель» ККның Түгәрәк залында узды.

27 апрельдә Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә «Сыйфат белән идарә итү һәм хезмәткә вакытлы яраксызлыкны тикшерү» тематик камилләштерүнең уздырылды.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Диагностик визуализация буенча фәнни-гамәли конференция Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә булды.

24апрельдә Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең җирлегендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларының анестезиология һәм реанимация бүлекләре мөдирләренең республика киңәшмәсе булды.

25
апрель, 2015 ел
шимбә

Бүген 2015 елның 25 апрелендә «Студенческая» 4нче ШС» ДАССОның хезмәткәрләре гомумшәһәр шимбә өмәсендә катнаштылар. Табиб кабинетлары, сырхауханәнең эчке ишек алды һәм бинага тоташкан территория Җиңүнең 70-еллыгы алдында аеруча җентекләп чистартылдылар. Бу шимбә өмәсе – үзәнчелекле.

Бүген Бөтенроссия урман утырту көнендә, иртәдән үк Татарстан Республикасының бөтен министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре Кадышево поселогының урман зонасында җыелдылар. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70-еллыгына багышланган истәлекле утыртуда «Югары Ослан район үзәк хастаханәсе» ДАССОның вәкилләре дә актив катнаштылар.
Бер көн элек Норлат муниципаль районында «Сәламәтлек-2015» дигән Медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы чикләрендә сайлап алу ярышларының икенче этабы узды. Чарада Аксубай, Норлат, Әлки, Алексеевский, Спас, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районарының 200дән артык спортчы-медик катнашты.
Казанда 25 апрель гомумшәһәр шимбә өмәсе көне дип игълан ителде. Гадәттәгечә территорияне чистарту һәм яшелләндерү буенча бу чара апрельнең актык шимбәсендә май бәйрәмнәре алдында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International