ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген Лаешның кунакчыл җире «Сәламәтлек-2015» дигән Медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы чикләрендә сайлап алу ярышларының II этабының катнашучыларын каршы алды. Анда Биек Тау, Югары Ослан, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч районарының 5 үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренең коллективлары катнашты.

2020 елга кадәр периодка фармацевтик сәнәгать үсешенең Федераль максатлы программаны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президент вазыйфаларын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.

19 апрельдән башлап 24нә кадәр Мәскәүдә йөзү буенчаРоссия чемпионаты, анда ТРнан 27 спортчы катнаша. Ярышлар Татарстан җыелмасы өчен уңышлы уздылар: Яна Мартынова һәм Александр Красных алтын медальләр яулап алдылар һәм дөнья чемпионатында катнашу өчен сайлап алу нормативларын үтәделәр. Эрнест Мәкъсумов бронзаны яулап алды һәм Бакуда беренче Европа уеннарында катнашу өчен юллама алды. Чемпионатта татарстан йөзүчеләренә медицина озатуын «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы спорт медицинасы бүлегенең табибы В.В. Зверева күрсәтә.

Йөзүчеләребезгә ярышларда уңышлар һәм яңа медальләр телибез!
24 апрельдә Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең эше белән РФ ССМ Ашыгыч медицина ярдәмен һәм эксперт эшчәнлеген оештыру департаменты директоры О.И. Гусева танышты.
23 апрельдә Казан шәһ. 2015 елда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына хәзерләнү чикләрендә Россиянең Федераль медик-биологик  агентлыгы белгечләренең төркеме 7нче Шәһәр клиник хастаханәсен тикшерделәр.

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан шәһ. 2015 елда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына хәзерләнү чикләрендә Студентлар сырхауханәсенә ФМБА делегациясе килеп китте.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Йорәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елына багышланган чаралар чикләрендә Югары Ослан эчке эшләр бүлегенең хезмәт коллективы белән чираттагы очрашу уздырылды.

Һәр хезмәткәргә артериаль кан басымының дәрәҗәсен тикшерү уздырылды; гомуми практика табибы Лилия Хөснуллина артериаль кан басымының дәрәҗәсен тикшерү һәм регуляр, тәңгәл дару корректировкасы кирәклеге турында шәхси һәм төркем консультацияләр үткәрде. Ахырда Лилия Исмәгыйль кызы лекция белән чыгыш ясады һәм артериаль кан басымының көндәлекләрен бирде. Акциядә 75 кеше катнашты.

Кукмара поселогында Арча, Әтнә, Саба, Балтач һәм Кукмара районнарының «Сәламәтлек-2015» дигән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Спартакиадасының 2нче этабы узды. Медиклар түбәндәге спорт төрләре буенча ярыштылар: җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, йөзү, канатны тарту, шахмат.

Бүген Чистай шәһ. дәвалау оешмаларында амбулатор ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать иткән һәм тәүлек буе стационар шартларында дәвалауны алган ветараннарга Георгий лентасын тапшыру буенча акция уздырылды. Иң югары армия бүләге белән бергә ветераннарга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Бу акциянең төп максаты – ветераннарыбызны кайгырту һәм аларга игътибар күрсәтү. Узган гасырның иң куркыныч сугышында кем һәм нинди бәя белән җиңеп чыккан, кем белән без горурланырга һәм кемне хәтеребездә тотарга тиеш,  яңа буынның бу турыда исендә тотуын без телибез.
ВИЧ+ хезмәтләрен хатын-кызларга күрсәтүгә табиблар-гинекологларны өйрәтү» проектын гамәлгә ашыру чикләрендә ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча табиблар акушер-гинекологлар өчен вебинарлар сериясе уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International