ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча табиблар акушер-гинекологлар өчен вебинарлар

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

«ТР ССМ СПИД һәм ЙА ККРҮ» ДАССОсы ( түбәндә СПИД үзәге) Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт булышлыгында «ФОКУС-МЕДИА» дигән Социаль үсеш һәм сәламәтлекне саклау фонды белән гамәлгә ашырыла торган «ВИЧ+ хезмәтләрен хатын-кызларга күрсәтүгә табиблар-гинекологларны өйрәтү» проектын актив хуплады. Проектның төп максаты – ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча табиб акушер-гинекологларның консультацияләү осталыкларын үстерү исәбенә ВИЧ-йогышны җенси юллар белән таратуны профилактикалау.

Бу проектны гамәлгә ашыру чикләрендә 2015 елның 8 апрелендә СПИД үзәгенең табиб-инфекционисты, м.ф.к. Степанова Екатерина Юрий кызы алып бара торган ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча РФ регионнарының табиблары акушер-гинекололары өчен вебинарлар сериясе башланды.

Беренче вебинарларда Татарстан Республикасының белгечләре – Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Чистай, Чирмешән муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре перинаталь үзәкләренең, бала табу йортларының, үзәк район хастаханәләренең һәм сырхауханәләренең табиблары актив катнаштылар.

Тагын ике вебинар планлаштырыла:

-          2015 елның 22 апрелендә 14.00 – «Консультацияләү. Нигезләр».

-          2015 елның 29 апрелендә 14.00 – «ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча консультацияләү».

Оештыручылар исегезгә төшерәләр: табиблар акушер-гинекологлар, шулай ук башка белгечлекләрнең табиблары вебинарларга кушылу өчен гариза бирә алалар. Катнашу өчен masykost@gmail.com адрес буенча проект координаторы Мария Костинага, шәһәрне, оешманың исемен, хезмәт урынын һәм   ФИО күрсәтеп, хат җибәрергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International