Кукмара поселогында «Сәламәтлек-2015» дигән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Спартакиадасының 2нче этабы узды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Кукмара поселогында Арча, Әтнә, Саба, Балтач һәм Кукмара районнарының «Сәламәтлек-2015» дигән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Спартакиадасының 2нче этабы узды. Медиклар түбәндәге спорт төрләре буенча ярыштылар: җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, йөзү, канатны тарту, шахмат.

Ярышлар нәтиҗәсе буенча иң көчле төркемнәр ачыкланды:

1 урын – «Кукмара РҮХ» ДАССОның командасы
2 урын – «Саба РҮХ» ДАССОның командасы
3 урын – «Арча РҮХ» ДАССОның командасы
4 урын – «Балтач РҮХ» ДАССОның командасы
5 урын – «Әтнә РҮХ» ДАССОның командасы

1нче урын алган «Кукмара РҮХ» ДАССОның командасы күчмә истәлек кубогы һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2нче һәм 3нче урын алган командалар грамоталар белән бүләкләнде. Җиңүче командаларның катнашучылары грамоталар,медальләр һәм матди бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Ярышлар нәтиҗәсе буенча 1нче урын алган «Кукмара РҮХ» ДАССОның командасы 2015 елның 21–22 маенда Казанда финал ярышларында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International